enrutat
Баш бит / Солдат туган җиренә кайтты
Солдат туган җиренә кайтты

Солдат туган җиренә кайтты

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулса да, аның кайтавазы әле дә булса яңгырый. Үткән шимбә көнне Түбән Новгород өлкәсенең Татар Моклокасы халкы үзенең данлыклы улларының берсе, 1941 елда һәлак булган Хәмзә Садековның сөякләрен туган авылына кайтарып, туган туфрагына индерде.

Хәмзә Садек улы 1920 елда туган, яше тулгач Совет Армиясе сафларына алына,  ә сугыш башлангач, аларның частен фронтка озаталар һәм Кырым Республикасының Перекоп районы Смушкино авылы астындагы каты сугышларда катнашалар. Пулеметчы Хәмзәнең 1941 елның көзендә үк “хәбәрсез югалды” дигән кәгазе килә. Әти-әнисе, туганнары гомер буе өметләнеп яши, әмма солдат кайтыр җирдә булмаган шул…

Белгәнебезчә, сугыш тәмамланганнан бирле эзтабарлар, эзләүчеләр отрядлары һәрвакыт хәбәрсез югалган яисә туганнар каберлегендә җирләнгән солдатларның сөякләрен (останки) табып, исемнәрен барлыйлар, соңгы елларда бу хәрәкәт бигрәк активлашты. Һәм менә ел башында Татар Моклокасы администрациясенә дә хәбәрсез югалган авылдашлары Хәмзә Садековның сөякләре табылды дип хәбәр итә эзләүчеләр отряды командиры. Бу март аенда була һәм коронавирус пандемиясе сәбәпле башта карантин игълан ителеп, чикләнүләр кертелгәнгә сәбәпле солдатны туган җиренә кайтару мөмкинлеге булмаган. Һәм менә сентябрьдә, ниһаять, барлык рөхсәтләрне алып, Хәмзәнең энесе Али аганың Түбән Новгородта яшәүче кызы Рәйсә Люкманова (Садекова) Кырымга оча. “Эзләүчеләр мине зурлап каршы алдылар, урнаштырдылар, Хәмзә абый табылган урынны күрсәттеләр – ул зур бер кыр, йөзләгән солдатның сөякләрен тапканнар инде. Барлык эзләнү эшләре тәмамлангач андый кырларны сукалап чыгалар икән һәм анда хәтта берни үсми, диләр. Безнең абыйның, бәхеткә, медальоны эчендә исеме, адресы язылган кәгазь кисәге искиткеч яхшы сакланган. Ә күбесе медальоннар буш була икән, чөнки анда барысын да язсаң, тере калмыйсың дигән хорафат йөргән солдатлар арасында.

Хәмзә аганы озату буенча Смушкинода тантаналы митинг оештырдылар, бик зурлап озаттылар. Самолетка куяр алдыннан эзләүчеләр отряды командирының: “Ну что, Хамзя, домой?” – дигән сүзләре бигрәк тетрәндерде, әйтерсең, яхшы белгән якын кешесе озата. Аларга һәрбер табылган солдат якын кешесе  кебек була күрсен, Ходай ярдәмен бирсен үзләренә изге эшләрендә, ә инде без рәхмәтләрнең иң олысын белдерәбез”, — дип сөйләде Рәйсә ханым.

79 елдан соң кайтарылган авылдашларын соңгы юлга озатырга бик күп халык җыелды, 88 яшьлек туганы Али ага дулкынланудан сүзен дә әйтә алмады, һәлак булган абыйсын кызгану, аның сөякләре генә булса да туган туфракка кайтарылу шатлыгыннан күзе тулы яшь булды.

Авыл уртасындагы мәчет абзарында оештырылган матәм чарасында авыл администрациясе башлыгы Салех Щегалев, район администрациясе башлыгы урынбасары Салех Кинзябаев, Спас районының хәрби комиссары Владимир Чекулаев, җирле мәктәп директоры Сергей Бунегин бу чараның мөһимлеген билгеләп үттеләр, эзләнүчеләргә рәхмәт белдерделәр, Хәмзә Садековның туганнарының кайгысын уртаклаштылар.

Аннары җирле мәчет имамы Ринат хәзрәт Кукаев җеназа намазы укыды, җирләгәндә мылтыктан залплар яңгырады. Шулай итеп, хәбәрсез югалганнар исемлеге тагы бергә кимеде, ә Хәмзә Садеков исемле солдат туган туфрагына җирләнде. Аның исемле каскасы, медале, фоторәсеме һәм медальон эчендәге язмасы авыл музеена тапшырылды.

 

Наилә Җиһаншина

«Туган як» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*