tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш ветераны Сәйделшәриф Мулламөхәмәтов 94 яшьлеген каршылады
Сугыш ветераны Сәйделшәриф Мулламөхәмәтов 94 яшьлеген каршылады

Сугыш ветераны Сәйделшәриф Мулламөхәмәтов 94 яшьлеген каршылады

Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспектындагы «1нче мәхәллә» мәчете әгъзасы, сугыш hәм хезмәт ветераны Сәйделшәриф Мулламөхәмәтов шушы көннәрдә 94 яшьлеген каршылады.

Бөек Ватан сугышында hәм совет-япон сугышында батырлык, геройлык hәм тәвәккәллек үрнәкләре күрсәткән Сәйделшәриф Мулламөхәмәтовны гомер бәйрәме hәм якынлашып килүче Бөек Җиңү көне уңаеннан Ульяновск өлкәсенең Росгвардия идарәсе офицерлары, районның ветераннар советы, өлкә hәм район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре, Заволжье район администрациясе вәкилләре котлады. Алар танылган милләттәшкә изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләрен тапшырды. Район хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Уткина мөхтәрәм ветеранны «Бөек Җиңүгә 75 ел» юбилей медале белән дә шатландырды.

Мин Башкортстанда туып үстем. 1943 елның ноябрендә мине Кызыл Армия сафларына алдылар hәм Ерак Көнчыгышка уку-укыту полкына озаттылар. Шуннан соң снайпер буларак совет-япон сугышында катнашырга туры килде. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланып, 1950 елга кадәр Порт-Артурда диңгез пехотасының 91нче санлы аерым батальонында хезмәт иттем. Аннары комсомол путевкасы буенча эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен Чиләбе өлкәсенең Аша шәhәре милиция бүлегенә юнәлттеләр. Шушы шәhәрдә егерме ел чамасы хокук тәртибе сагында торуым белән бәхетлемен, – ди каhарман, күңел хатирәләре белән бүлешеп.

Фронтовик Сәйделшәриф Мулламөхәмәтов 2нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, шулай ук «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Сәйделшәриф Мулламөхәммәт улы – мәхәлләбез hәм район татар автономиясенең иң хөрмәтле, затлы, үрнәк булырлык фидакарь кешеләреннән берсе. Бүген ул кызы белән оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Искиткеч мәрхәмәтле кызы Флера ханым утлар-сулар кичкән әтисен менә унбиш елга якын инде нәкъ менә бала тәрбияләгән кебек карый. Ә без Сәйделшәриф аганың хәл-әхвәлен hәрдаим белешеп торабыз, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз, – ди татар автономиясенең Заволжье район бүлекчәсе рәисе Рафаэль Назметдинов.

Җир йөзенә безне – адәм балаларын Аллаhы Тәгалә китерә, ул безгә чикләнгән гомер бирә, тәкъдиребезне билгели. Сугыш кырында, окопта да безне үлемнән бары тик ул гына саклап калды, – ди ветеран.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*