tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут татар яшьләре Инстаграмм челтәрендә “Сәлам” тапшыру челленджын башлап җибәрде
Сургут татар яшьләре Инстаграмм челтәрендә “Сәлам” тапшыру челленджын башлап җибәрде

Сургут татар яшьләре Инстаграмм челтәрендә “Сәлам” тапшыру челленджын башлап җибәрде

  • Дуслар! Сәлам! Хәлләрегез ничек? Әйтегез әле, каян чыкты бу вирус, COVID-19? Бар дөньяның астын-өскә китерде бит. Бөтен җир шарын урап чыкты. Әйдәгез, бездә аңардан калышмыйк! Бер бер – беребез белән саф татарча СӘЛАМләшик. Болай булса, гел өйдә утырып бер – беребез белән сәламләшергә дә онытырбыз. Әйдәгез, бергәләп Сургут татар яшьләре белән “Сәлам” тапшыру челленджында катнашыйк, ди оештыручылар.

    Кагыйдәсе бик җиңел. Үзегезнең инстаграмм битенә, йә булмаса сториска фотолар урнаштырганда #сәлам_challenge хештегы гына куярга кирәк. Әйдәгез, киттек! Кушылыгыз, дуслар!

    Ээээййй, әй, Син Сургут шәһәре татар яшьләре беләнме?

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*