tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут татарлары – футбол чемпионнары
Сургут татарлары – футбол чемпионнары

Сургут татарлары – футбол чемпионнары

28-29 июньдә Сургутта үткән футбол турнирында милли командалар арасында  татарлар беренчелекне яулап алдылар. Бу ярышлар  милли-мәдәни оешмалар спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Катнашырга теләк белдергән 9 милли команда: урыслар, молдаваннар, казахлар, әрмәннәр, әзериләр, дагъстанлылар, үзбәкләр, чуашлар һәм татарлар башта өчәр-өчәр төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Соңыннан үз төркемнәрендә беренчелекне яулаганнар 1-3 урын өчен, икенче булганнар 4-6 урын өчен, аутсайдерлар 7-9 урын өчен көрәштеләр.

Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1. Татар
2. Әзербәйҗан
3. Әрмән
4. Урыслар
5. Молдаваннар
6. Казах
7. Дагъстан
8-9. Чуашлар
8-9. Үзбәкләр

Татарлар бар уенда да үзләренең лидерлыгын раслап торганнар, шуңа күрә җиңүләре дә табигый диләр Сургуттагы футбол белгечләре.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*