tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутның “Сандугач” җыр-бию ансамбле “Шома бас” бәйгесендә I дәрәҗә лауреат
Сургутның “Сандугач” җыр-бию ансамбле “Шома бас” бәйгесендә I дәрәҗә лауреат

Сургутның “Сандугач” җыр-бию ансамбле “Шома бас” бәйгесендә I дәрәҗә лауреат

16-17 ноябрьдә Екатеринбургта «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның ачык төбәкара конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, «Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессы» региональ иҗтимагый оешмасы, Свердловск өлкәсе Дәүләт халык иҗаты Сарае ярдәме белән үткәрелә.

Конкурста Свердловск, Оренбург, Чиләбе, Томск, Төмән өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Пермь крае, Ханты-Манси автономияле округы яшь талантлары, сан ягыннан 300ләп бию сөючеләр катнашты, ярышты.

Ханты-Манси өлкәсен Сургут шәһәре милли-мәдәни мохтарияты канаты астында эшләп килүче “Сандугач” җыр-бию ансамбле тагын бер кат дөньяга танытты. “Сандугач” җыр – бию ансамбленең кечкенә йолдызлары: АЛСУ САФАРОВА, ЧУЛПАН ГЫЙЛЬМАНОВА, КАРИНА МУРАВЬЁВА, АДЕЛИНА ШӘЙХЕТДИНОВА, АЗАЛИЯ ГЛИМЗЯНОВАлар үз осталыклары белән күпләрне таң калдырып лаеклы урынга, I ДӘРӘҖӘ ЛАУРЕАТ дипломына һәм истәлекле бүләккә ия булдылар. Димәк, биюләрне сәхнәгә куючы, балалар күңелендә татар биюе сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүче тырыш кызыбыз АХМЕТЗЯНОВА АНЖЕЛИКА ВИКТОРОВНАның зур тырышлыгы юкка булмаган. Рәхмәт аңа! Котлыйбыз, дуслар! Алда тагын зур уңышлар көтеп торсын!

Конкурсантларны Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты АЙРАТ ХӘМИТОВ һәм башка профессиональ һәм абруйлы жюрилар бәяләде. Әлеге “Шома бас” конкурсын оештыручыларга, конкурста катнашырга мөмкинлек бирүчеләргә Сургут шәһәре татар милли – мәдәни мохтарияты зур рәхмәтен белдерә! Киләчәктә дә әлеге конкурсның дәвамлы булып калуын тели!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*