tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта берьюлы өч бәйрәм узды
Сургутта берьюлы өч бәйрәм узды

Сургутта берьюлы өч бәйрәм узды

Сургутта берьюлы өч бәйрәм. ХМАО-Югра татарлары милли-мәдәни мохтарияты һәм Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты 20 еллык, ә “САНДУГАЧ” җыр – бию ансамбле 35 еллык юбилеен киң колач белән бәйрәм итте. Сургутта истәлекле, зур вакыйга.

Көтеп алынган кышның беренче көне – 1 декабрь. Бу көнне шәһәребезнең иң күркәм бинасы булган Сургут Дәүләт Университетының театр концертлар залына халык, татар халкы агылды да агылды. Барысың йөзендә шат елмаю балкый, күтәренке күңел белән концертлар залына ашыга. Фойеда җыелган халык, татар халкы концерт башланганчы бер-берсенең хәлен сораша, бер район -авыл җирлегендә туып- үсеп тә очрашырга җай таба алмаган күптәнге дуслар, бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары кочаклаша, берсен-берсе эзли, залда йөргән, күз явын алырдай милли күлмәкләр кигән татар кызлары-егетләргенә карап соклана, “Ак калфак”лыларның кул эшләнмәләре күргәзмәсен карый… Читтән карап торган һәркемгә искиткиткеч, соклангыч мизгелләр!Сагынышканнар… Бәлки, кемгәдер талгын гына аккан гармун тавышы яшь чакларын исенә төшергәндер, ә халкыбызның баллы ризыгы, татлы чәкчәк белән каршы алу килгән бәйрәм кунаклары күңелендә халкыбызның күптәнге гореф – гадәтләрен күңелләрендә яңарткандыр.

Сәхнә. Бәйрәм концертын ”Сандугач” ансамбле йолдызлары халыкыбызның җыры “Ай-былбылым” җыры белән ачып җибәрде. Бәйрәмебезне котларга Дума рәисе Надежда Красноярова барысын да бәйрәм белән котлады, Сургутлыларны саф татар телендә ”Исәнмесез” сүзе белән сәләмләде һәм: «юбилей даталары – чыннан да әһәмиятле вакыйга, чөнки башкаларга нәкъ менә шушы мохтариятлар – милли гореф-гадәтләргә сакчыл караш тәрбияләү үрнәге итеп бирелә. Өч дистә ел ярым дәвамында «Сандугач» ансамбле – «Сабантуй», «Соцветие», Шәһәр көне кебек масштаблы шәһәркүләмендәге чараларның даими катнашучысы, һәр бәйрәмнең бизәге. Татар халкы мәдәнияты күптән инде безнең шәһәр мәдәниятенең бер өлешенә әверелде! Бәйрәмегез котлы булсын, дуслар!»-диде, ул. Шулай ук, татар мәдәниятын, татар сәнәгатен, татар гореф – гадәтләрен, татар телен саклап калу өстендә даими эш алып барган, бал кортына тиң татар кызларын – ханымнарын, батыр егетләрен бүләкләүне дәвам итеп, Сургут шәһәре хакимияте башлыгы Вадим Николаевич Шуваловның котлау сәләмнәрен җиткезергә, Сургут шәһәре башлыгы урынбасары Томазова Анна Николаевнага сүз бирелде. Ул бирегә килүче шыгрым тулы залда утыручыларны ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады, шулай ук шәһәр хакимиятының истәлекле рәхмәт хатларын мохтарият әъзаларына, төрле мәдәни чаралар оештыру өчен иганәчелек ярдәме күрсәткән изге җаннарга рәхмәт хаты тапшырды. Билгеле котлаулар бик күп булды. Шулай ук, юбилярларны котларга Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитет рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдиновның котлау хаты халыкка җиткерелде. Ханты-Манси автоном округы мөфтие, Ханты-Манси татарлары мохтарияты рәисе Таһир хәзрәт Саматов дәвам итте, Сургут шәһәре татар милли – мәдәни мохтарияты рәисе Ульбеков Рафаиль Алиевич үз халкына хезмәт итүче дусларын котладылар, аларга зур рәхмәтләрен әйттеләр. Котлаулар санап бетергесез, бик күп булды! Котлаулардан соң, сәхнә тутырып биегән балалар, сәхнә йолдызлары бәйрәмне шатлык – куанычларга күмде. Бәйрәмне котларга Татарстаннан гына 15 артист килде, ә үзебезнекеләрнең саны юк. Шул ук вакытта, Чаллы шәһәре Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Карендәшләр” керәшен татар халык ансамбле, Ильгиз Зәкиев, Ясмин, Эльвира Хамматовалар үз котлауларын халыкка җыр аша җиткезде.

35 ел элек башланып киткән, бар халыкны берләшүгә чакырган ул вакытта кечкенә генә”Сандугач” ансамбле Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты оешуына нигез булып тора. Әгәр, кечкенә генә, чандыр кыз, Татарстанның Кукмара районында туып-үсеп, Сургутта төрле кыен вакытларда да таркалырга ирек бирмәгән ”Сандугач” җыр-бию ансамбле җитәкчесе Татарстанның һәм ХМАО-Югра төбәге мәдәнияты-сәнәгате хезмәткәре Нурия Әхәт кызы Зиганшинаның зур тырышлыгы булмаса, 1998 елда милли-мәдәни мохтариятлар турында федераль Закон нигезендә РФ татарларының федераль автономиясен оештыру татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли ешмаларның кануни нигезләрен ныгыту турында закон кабул ителмәсә, ХМАО-Югра төбәге Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, шәһәребездә беренче татар милли мәдәни мохтарияты рәисе, арабыздан бик иртәләй китүче Фәнис Гатауллин, аның дәвамчысы, татар камчысын үз кулына алган, бүгенгесе көндә гөр килеп эшләп килүче татар мохтарияты рәисе Ульбеков Рафаиль Алиевич, Казан белән ике араны тоташтырып, элемтә ялгап торучы Садыйков Риф әфәнделәр, уңган кызлары-уллары Гөлсинә, Наилә, Гөлчәчәк, Дания, Розалия, Гөлназлары, Гүзәлләре, Алсу, Эльмиралары, Гөлнаралары, Фәрит, Миндар, Фазыллары, Рамильләре, Фәнилләре, Марсельләре булмаса, бәлки без шәһәребездә оешып китә дә, оешып бетә дә алмаган булыр идек. Нәкъ менә, Сургут шәһәре татар милли – мәдәни мохтарияты ел дәвамында шәһәр хакимияты белән бик тыгыз элемтәдә тора. Биредә күрсәтелгән ул – кызлар төрле чараларда катнаша, халкының гореф-гадәте, милли-мәдәнияты белән таныштырып тора. Ул биюләрне сәхнәгә куючы, берни белмәгән балаларны бию сәнгате аша күңелләрендә татарлык уятучы, балаларны төрле конкурсларда лауреат дәрәҗәсенә күтәрүче Ахметзянова Анжелика Викторовнаның тырышлыгы да зур хөрмәткә лаек!

Билгеле ки, халык җыяр, аларны берләштерер өчен, бәйрәм оештырам дигән вакытта да бик күп авырлыклар килеп тора, концерт залларының аренда бәяләрен каплар, егет-кызларга матур милли күлмәкләр тектерер һ.б өчен бик зур чыгымнар таләп ителә. Нәкъ менә, Сургут шәһәрендә яшәп, гомер кичереп, инде үзебезнең балаларыбызның безнең дәвамчыларыбыз булып үсеп килүләрен күрә торып, бернинди авырлыкларга бирешмичә халыкка хезмәткә ашыккан милләттәшләребез булганда, безнең алда бернинди авырлык, кыенлыклар булмаска тиеш. Хәер, бердәм Сургутлылар өчен бу берни түгел! Бу истәлекле чараны туры эфирга чыгаручы, мохтариятның партнёры, ТЕЛЕ Плюс теле – радио компаниясе белән бергәлектә эшләгәндә мохтариятның эшчәнле тагыда югарыга күтәрелер, татар даны еракларга таралыр!

Юбилейлар белән! Уңышлар, дуслар!!! Исән-имин булыйк!

Фото: Раушания Исхакова
Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*