tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта “Каз өмәсе”
Сургутта “Каз өмәсе”

Сургутта “Каз өмәсе”

Якшәмбе, 3 декабрь Сургут шәһәре “Ак калфак ” оешмасы татар – хатын кызлары милләттәшләребез, дусларыбыз өчен халкыбызның онытылып барган матур бәйрәме ” Каз өмәсе ” йоласы белән таныштырдылар.

Вакыт дигәнең бик тиз уза. Ямьле җәйләрдән соң, алтын көзләр үтте, ап – ак кышлар җитте. Бәбкәләрне урнаштырыр чак. Сургутта каз өмәсен гөрләтер вакытны зур түземсезлек белән көттеләр.

– “Казлар таптым. Әйдә “Каз өмәсе” бәйрәмен ясыйк,бер җыеласы иде. Балачакка кайтып килик, Гөлчәчәк “- дип сөенечле тавыш белән телефоннан шалтыратты Нурия ханым. Сәгать унга килегез! Барысында чакыр. Без Гөлсинә белән барында әзерләп куйдык. Чиләк, көянтә, барда әзер. Дания апаң чәйгә тәмнүшкәләр пешерәм диде, Нурания апаң каз коймагы пешереп күрсәтәм диде, без яраткан кош телеңне пешереп алып кил. Фидан хәзрәт үзем догалар укып башлап җибәрермен диде. Әйдә кил! Көтәбез!”

Бу матур бәйрәмне әллә күптән күрмәгәнгә, әллә читтә яшәп туган якларны сагынганга ике дә уйлап тормыйча, бер тавыштан кызлар белән киләбез дидек.

Урамда салкын кыш. Хәркем минутына соңга калмыйча бәйрәмгә ашыкты. Эшне Фидан хәзрәт бисмиллалы изге догалар белән башлап җибәрде. Кызларыбыз түгәрәкләнеп утырып, бер – берсенең хәл – әхвәлләрен сорашып алганнан соң, халкыбызның борынгы җырларын җырлый-җырлый, үткәннәрне искә төшереп каз йолкырга кереште. Бу көнне хәркем үз урынында иде. Берәүләр каз йолыкса, икенчеләр табын әзерләде, коймак кыздырды, каз муен, аяк – башларыннан телеңне йотарлык итеп өйрәле аш пешерде. Егетләребезгә дә эш табылды. Самавыр кайнатырга, йолкынган казларны элергә, гармун тартып тирә – якка татар моңын тарту аларга йөкләнде. Каз йолкып, баш аякларны чистарт, чәйләп алганнан соң, кызларыбыз шәһәр үтәсе бар дип тормады, биек катлы йортларны үтеп, алдан әзерләп куелган “Обь” елгасына казлар юарга, каз каурыйларын чәчеп кайтырга юл алды. Казлар юып, бәке буенда уен -уйнап, җырлап – биеп арыганнан соң, өйгә кайтып, казларны урнаштырып, бергәләп түгәрәк өстәл артында ашка җыелдылар.

Күңелле бит. Милләттәшләрне җыеп, бергә эшләп, тәмләп чәй эчү, каз канатларыннан авыз итү, үзе ни тора! И рәхәттә соң! Яшәсен ул “Каз өмә”ләре.

Дөрес, Сургутлылар атна саен мондый бәйрәмнәрне еш оештырып тора. Сургут шәһәрендә”Ак калфак” җәмгыяте оешу, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни оешмасының шәһәрәрдә бик актив эш алып баруы, бу инде халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре онытылмасын, яшьләребезгә үрнәк булсын, халыкны тагыда ныграк берләштерсен дип куелган олы максатларны чынга ашыру. Шөкер ходай, бар эшне башлап йөрүче Нурия ханым кебекләр, мөхтәрият җитәкчеләре Р.Ульбеков, Р.Садыйков, уңган – булган кызларыбыз, чын татар җанлы егетләребез булганда мондый йолалар, бәйрәмнәр озак сакланыр!

Гөлчәчәк Фәтхулова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*