tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта татар балалар бакчасы ачыла
Сургутта татар балалар бакчасы ачыла

Сургутта татар балалар бакчасы ачыла

Сургут шәһәрендә 1,5 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен татар бакчасы ачыла. Бу шәхси проект, дип хәбәр итә Риф Садыйков.

Яңа балалар бакчасында барысы да нәниләр өчен көйләнгән. 5 мәртәбә ашату, менюда – милли ризыклар да бар. Саф һавада йөрү өчен махсус, уратып алынган мәйданчык, урамда чакта тәрбиячеләр балалар белән милли уеннар уйнаячак. Әлбәттә, балаларга тиешле көндезге йокы өчен барысы да бар.  Әти-әниләргә дә уңайлы, биредә балаларны иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр калдырып була.

Балалар белән югары квалификацияле педагоглар: логопед, хореограф, музыка укытучысы – шөгыльләнәчәк икән. Дәресләр татар һәм рус телендә алып барылачак, шулай ук балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырачаклар, татар җыр-биюләрен, авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәтәчәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*