tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердлау өлкәсендә XIV өлкә Сабан туе гөрләде
Свердлау өлкәсендә XIV өлкә Сабан туе гөрләде

Свердлау өлкәсендә XIV өлкә Сабан туе гөрләде

Бүген Сысерть шәһәр округы составындагы Кадниково авылында урнашкан “Ак ат” (“Белая лошадь”) ял итү клубы территориясендә Свердлау өлкәсенең XIV өлкә Сабан туе гөрләде. Әлеге урын соңгы өч елда Сабантуйның алыштыргысыз урыны булып тора дип хәбәр итә оештыручылар. Халкыбызның милли бәйрәмендә Свердлау өлкәсенең губернатор урынбасары Азат Салихов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сабантуйның рәсми ачылышы башланганчы, кунаклар биредәге төрле халыкларның тирмәләре белән таныштылар. Биредә 15 тирмә корылган иде. Шуны да әйтергә кирәк: Свердлау өлкәсендә 40тан артык милләт вәкилләре гомер итә.

Сабантуйда җыелган тамашачыларның күңелен Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан килгән һәм җирле Свердлау өлкәсе артистлары күрде.Төп сәхнәдә танылган җырчылар Ришат Төхвәтуллин, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәриф, Зәринә Хәсәншина, Татарстанның Мөслим районы халык коллективы һәм башкалар чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*