tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны йомгаклау тантанасы узды
Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны йомгаклау тантанасы узды

Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны йомгаклау тантанасы узды

ТАССРның 100 еллыгын йомгаклауга багышланган  тантаналы чара Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә, Халык иҗаты сараенда узды. Залга Свердловск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милләттәшләрне һәм кунакларны сәламләде, Свердловск өлкәсенең губенаторы Евгений Куйвашевка, вице-губернатор Сергей Бидонькога, бүгенге чараларны оештыручыларга, кунакларга, милләттәшләргә  рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итү теләген белдерде. “Безнең субъектларыбыз һәрвакытта да тыгыз хезмәттәшлек итә, Свердловск өлкәсе гел безгә булышлык күрсәтә,” – дип ассызыклады Милли Шура рәисе. Шулай ук, кунакларны Свердловск өлкәсенең  вице-губернаторы Сергей Бидонько сәламләде.

Татарстан Вице-премьеры ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелгән чараларга йомгак ясады. «ТАССРның 100 елллыгын зурлап уздырдык. Бүгенге чара да юбилей датасын йомгаклау кысаларында уза. Татарстанда 100 еллык уңаеннан 14 мең чара оештырылды. Аларда 9 миллионнан артык кеше катнашты. Иң зур вакыйгаларның берсе — Казанда август аенда узган Милләт Җыены. Анда Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча әзерләнгән «Татарлар; Гамәл Стратегиясе» кабул ителде,» -дип белдерде Васил Шәйхразыев.

Шулай ук, тантаналы кичәдә  «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медальләре дә тапшырылды. Әлеге бүләккә Красноуфимск шәһәр округының Мәдәният һәм ял үзәге Татар халык театры коллективы режиссеры Әхтәмова Мәүлидә Рәфхәт кызы, Серов шәһәре “Чулпан” татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге рәисе Синцова Розалия Габдрәхим кызы, Әртә шәһәр округы Әҗегол урта белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Каюмов Дамир Гаптельян улы, Свердловск Попечительләр Шурасы рәисе, иганәче Хәбибуллин Олег Вахали улы лаек булды.

Екатеринбург шәһәрендә узган тантаналы чарада милләттәшләребез алдында Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Свердловск өлкәсенең танылган җырчылары һәм бию коллективлары чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*