tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә татар кызы Губернатор премиясенә ия булган
Свердловск өлкәсендә татар кызы Губернатор премиясенә ия булган

Свердловск өлкәсендә татар кызы Губернатор премиясенә ия булган

Артинск шәһәр округының «Азигулово урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең 9 сыйныф укучысы Әлимә Зиннурова Свердловск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүче булды. Шулай итеп ул Свердловск өлкәсе Губернатор премиясенә ия булды.

Төбәктә эпидемиологик вазгыять имин булмау сәбәпле, чараның тантаналы өлеше планлаштырылмый. Премияләр һәм дипломнар Свердловск өлкәсе мәгариф идарәсе муниципаль органнарында шәхси тәртиптә тапшырылачак.

2019-2020 уку елында өлкә конкурс чараларында җиңүчеләр исемлегенә 213 кеше керде. Свердловск өлкәсе губернаторы премиясен алуга сайлап алу критерийларын исәпкә алып, нәтиҗәләр чыгарылганнан соң, 2019-2020 уку елында төбәкнең 26 муниципалитетыннан 50 укучы тәкъдим ителде.

Губернатор премиясе төбәкнең белем бирү учреждениеләренең иң яхшы укучыларына 30 мең сум күләмендә биреләчәк. Бүләк 1997 елда гамәлгә куелган, ике дистә ел эчендә 900дән артык укучы премия лауреатлары булган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*