tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен онлайн-форматта оештыралар
Свердловск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен онлайн-форматта оештыралар

Свердловск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен онлайн-форматта оештыралар

15-17 августта Свердловскиның Халык иҗаты сарае сайтында һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган онлайн-чаралар узачак.

«Урал сандугачы» XIII Ачык төбәкара татар җыры һәм инструменталь музыкасы бәйгесенең гала-концерты бәйрәмдәге төп вакыйгаларның берсе булачак.

Бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы Дәүләт җыр һәм бию ансамбе концерты, шулай ук татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре турында документаль видеороликлар циклы тәкъдим ителәчәк.

Барлык чаралар да онлайн-форматта узачак һәм өч көн дәвамында кабатлап күрсәтеләчәк. Трансляцияне Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае сайтындагы «Online TV» бүлегендә карарга мөмкин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*