tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сыктывкарда җирле татарлар һәм башкортларның VI корылтае уза
Сыктывкарда җирле татарлар һәм башкортларның VI корылтае уза

Сыктывкарда җирле татарлар һәм башкортларның VI корылтае уза

Бүген, 29 сентябрь көнне Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә җирле татарлар һәм башкортларның VI корылтае башланып китте. Әлеге чара Коминың татар һәм башкорт милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгы кысаларында  оештырылган иде. Корылтай эшендә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша.

Ике тугандаш халыкның чираттагы корылтае Коми Республикасының Халыклар дуслыгы йортында уза. Килгән кунаклар чараның рәсми өлеше башланып киткәнче декоратив-гамәли эшләнмәләр һәм фотокүргәзмә белән таныштылар.

Съезд эшчәнлеге президиум, хисап һәм мандат комиссиясе, секретериат сайлаудан башланып китте. Соңрак кунакларны һәм делегатларны Коми Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе Михаил Порядин, Коми Республикасының Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Валентина Жиделева, Коми Республикасының Милли сәясәт министры вазыйфасын башкаручы Вячеслав Попов сәламләделәр. Алга таба сүз Татарстан һәм Башкортстаннан килгән мәртәбәле кунакларга бирелде.

Үз чыгышында Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасы Президенты, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләрен җиткерде. Коми Республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеген югары бәяләде. Шулай ук Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына җиткерелгән юлламасы турында да ассызыклады.

“Татар халкы кайда гына яшәсә дә Коми Республикасындамы, Сахалинда яки башка региондамы, чит илләрдәме, без аларны ишетергә тиешбез. Татар халкының үсеш стратегиясен булдыруда без һәрбер татарның мәнфәгатен исәпкә алачакбыз”- диде Милли шура рәисе.

Алга таба еллык хисап белән Коми Республикасының татар һәм башкорт милли-мәдәни мохтарияте һәм Усинск шәһәренең “Болгар” татар милли-мәдәни мохтарияте советлары рәисе Гөлфирә Бәдретдинова, Ухта шәһәренең “Бердәмлек” татар милли-мәдәнияте мохтарияте рәисе Ләлә Потапова чыгыш ясадылар.

Рәсми хисап чыгышлары тәмамлангач корылтайның уставына үзгәрешләр кертелде һәм резолюция проекты кабул ителде. Алга таба Васил Шәйхразиев ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән Ухта шәһәренең “Бердәмлек” татар милли-мәдәнияте мохтарияте рәисе Ләлә Потапованы, “Бөтендөнья татар конгрессы” медале белән Коми Республикасының татар һәм башкорт милли-мәдәни мохтарияте һәм Усинск шәһәренең “Болгар” татар милли-мәдәни мохтарияте советлары рәисе Гөлфирә Бәдретдинованы, Бөтендәнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Вуктыл шәһәре «Якташ»  татар-башкорт җәмгыяте Советы рәисе Гөлнара Идрисованы һәм Воркута шәһәре «Чулпан» Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Дөлфирә Шәймәрдәнованы бүләкләде, шулай ук Коми Республикасының татар һәм башкорт милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгы уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләге – Г. Тукай төшерелгән сәгать тапшырды. Корылтай эше “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.

Белешмә өчен: Коми Республикасында яшәүче татарлар һәм башкортларның беренче съезды 1998 елның 22 маенда Сыктывкар шәһәрендә Коми Республикасының Дәүләт Советы залында узган була.

Булат Ибраһимов,
Коми Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*