tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызрань Җәмигъ мәчетенә баш имам билгеләнде
Сызрань Җәмигъ мәчетенә баш имам билгеләнде

Сызрань Җәмигъ мәчетенә баш имам билгеләнде

Сызрань Җәмигъ мәчетенең баш имамы итеп Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев расланды. Бу хакта Сызрань мөхтәсибәте сайты хәбәр итә.

28 март көнне Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев Уфа шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Анда ул баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Бу очрашуның нәтиҗәсе буларак, «Сызрань Җәмигъ мәчете» җирле мөселман дини оешмасының өлкән имам-хатыйбы итеп, Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевне расланды. Шул хакта таныклыкны аңа Тәлгать Таҗетдин тапшырды.

Очрашуда Россия, Самара өлкәсе һәм Сызрань мөселманнары рухи тормышының төрле темалары күтәрелде.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*