tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызранда Кол Шәриф мәчете стилендә гыйбадәтханә төзергә телиләр
Сызранда Кол Шәриф мәчете стилендә гыйбадәтханә төзергә телиләр

Сызранда Кол Шәриф мәчете стилендә гыйбадәтханә төзергә телиләр

Сызранда Җәмигъ мәчете төзү теләге белән янып йөриләр. Ул Декабристлар урамында урнашачак. 
16 ноябрьдә яңа мәчет нигезенә таш салу тантанасы уздырылды.

Самара өлкәсе мөсел­ман­нарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин мәчет төзүнең бик күркәм эш булуын, ярдәм кулы сузучыларның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләкләнүләрен искәртеп үтте. Аның сүзләрен хуплап, Чиләбе һәм Курган өлкәләренең төбәк Диния нәзарәте рәисе, Урал төбәге мөфтие Ринат хәзрәт Раев, Сызран шәһәре башлыгы Николай Лядин һәм җирле депутатлар җыелган халыкны шушы зур тантана белән котлады.  Сызран, Октябрьск шәһәрләре һәм Шигон районы мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев мөселман халкын шушы зур вакыйга белән тәбрикләп, киләчәктә дә башка дин вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргә чакырды.

Проект буенча гыйбадәтханә ике зур һәм дүрт кечкенә маналары, бер гөмбәзле булачак. Шулай итеп ул җиде ярымай белән бизәләчәк. Кол Шәриф мәчете стилендә ясалган бина 500 кеше сыйдырышлы булырга тиеш.

Гыйбадәтханә халык акчасына салыначак. Төзелеш 13 млн сумга төшәчәк.

Бәйрәмнең икенче өлеше биредән ерак урнашмаган иске мәчеттә мул итеп хәзерләнгән аш-су өстәле янында Коръән мәҗлесе булып тәмамланды.

samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*