tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Талант иясе Дилия
Талант иясе Дилия

Талант иясе Дилия

Дилия Октябрист кызы Ишимцева кече яшеннән үк сәнгатькә тартылып үсә.Моңлы, үзенчәлекле тавышлы әтисе Октябрист абый шәһәрдә себер татар мәдәният үзәге оештырылганнан бирле концертларда катнаша, ул татар мәдәниятен торгызуда зур өлеш керткән кеше.

Гаиләдә Дилия татар җырлар тыңлап үсә, апасы Дания белән кече вакытларыннан милли бәйрәмнәрне калдырмыйлар. Кызларының талантын, теләген күреп әниләре Дилияне шәһәрнең музыка мәктәбенә укырга кертәләр. Сәнгатькә гашыйк булган Дилия тормышта үз юлын таба. Тубыл пединститутын тәмамлап район мәдәният үзәгендә иҗади хезмәт юлын дәвам итә. Мәдәни чараларны оештыручылар районыбызның рус, татар авылларында төрле мавыктыргыч, кызыклы бәйрәмнәр үткәрәләр, өлкән яшьтәгеләр дә аларның игътибары үзәгендә. Милли бәйрәмнәрдә төрле милләт вәкилләре кызыксынып, яратып катнашалар.

Дилия җырчы да, биюче дә, уен коралларында уйный белгән оста да. Талантлы яшь белгеч:

”Мин көнчыгыш кызлары биюләрен яратып башкарам. Бу биюләр белән күп еллар моннан элек мавыга башладым. Тамашачыларыбыз төрле үзенчәлекле, милли , дәртле биюләрне кызыксынып, яратып карыйлар. Гомүмән, мәдәният үзәгендә эшләүчеләр иҗат кешеләре булырга тиешләр. Без җырчылар да, биючеләр дә. Мин биюләрдән башка, Зөфәр Янгулов белән рус, татар телләрендә җырлар да башкарам, баянда, домрада уйныйм. Дуэт белән башкараган җырларыбызны тамашачыларыбыз яратып тыңлыйлар.Район үзәге каршында музыкаль ансамбль оештырдык, киләчәккә максатларыбыз зур. Бу юнәлеш буенча яшьләрне һәм өлкәннәрне биергә өйрәтү түгәрәкләрен алып барам. Хатын-кызларга көнчыгыш кызлары биюләре ошый. Халыкара бәйгеләрдә катнашып беренче, икенче урыннрны яуладык.Эшемне яратып, зур теләк белән, тырышп эшлим. Сәнгать мәктәбендә алган белемем профессиналь яктан эшемне алып баруда ярдәм итә. Безгә дөрес тәрбия биргән, балачак вакытыбыздан рухи яктан безне баетырга тырышкан әти-әниебезгә рәхмәтлемен”,- дип сөйләде.

Дилия Октябрист кызының уңышлары, иҗади хезмәте дә горурланып сөйләрлек.Үзе яшь булса да, ул Казанда узган “Российский звездопад” Халыкара конкурс-бәйгедә, Федоровскийда “Звездный триумф” Халыкара фестивальдә, Сургут шәһәредә узган “Российский звездопад” биючеләр бәйгесендә Дилия Октябрист кызы беренче, икенче урыннарны яулый. Халыкара конкурсларда , читтән торып катнашкан IT проект –конкурсларда Зөфәр Янгулов белән башкарган җырлары икенче дәрәҗәле Лауреат дипломы белән бүләкләнә..

Татар мөһитендә тәрбияләнгән, тамашачыларын матур чыгышлары, дәртле биюләре белән шатландырып торган Дилия Октябрист кызына алда да иҗади уңышлар телисе кала.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*