tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таллиннда мөселман зиратын төзекләндерәчәкләр
Таллиннда мөселман зиратын төзекләндерәчәкләр

Таллиннда мөселман зиратын төзекләндерәчәкләр

Бүген Таллинн шәһәре мэры урынбасары Андрей Новиков Ратушада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комиеты җитәкчесе Ринат Закиров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен кабул итте. Очрашуда Үзәк район башлыгы Владимир Свет, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты.

Очрашуны Владимир Свет алып барды. Җыелган халыкны вице-мэр сәламләде. Татарларны мактады. Таллиннда Татары дигән урам да бар. Иске Мөселман зираты да бар. Аны янартачаклар. Төзекләндерү эшләре башланачак диде вице-мэр.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат закиров Закиров Сабантуйны кабул иткәннәре өчен Таллинн шәһәре җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Сабантуй бәйрәме, аның тарихы турында сөйләде.

16 нчы июнь көнне Таллиннда  узачак  Европа татарлары сабан туен оештыру эшендә әлмәтлеләр җаваплы. Алар исеменнән очрашуга жыелучыларны Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Николаевич Шабалин сәламләде.

Очрашу ахырында Олег Шабалин вице-мэр Андрей Новиковка һәм Үзәк район башлыгы Владимир Светка түбәтәй кидерде.

Гөлзәлинә Жехтунова – Таллинда узучы сабантуеның координаторы, эшмәкәр ханым, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы. Очрашуда ул да катнашты. Гөлзәлинә ханым Таллинн шәһәре җитәкчелегенә, шулай ук Әлмәт шәһәре һәм районы башлыгына рәхмәтен җиткерде. Соңыннан кунакларга Ратуша буенча экскурсия уздырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*