enrutat
Баш бит / Таңсылу Cабирова: «Мин – әти кызы»
Таңсылу Cабирова: «Мин – әти кызы»

Таңсылу Cабирова: «Мин – әти кызы»

Көннәрен Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның шигырьләре белән башлаучыларның саны илле меңгә тулып килә. Шагыйрьнең арабыздан китүенә өч айдан артык вакыт үтсә дә, ул безнең белән, Инстаграм сәхифәсе аша, хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым, дип дәшә. Сәхифә артында кем тора, аны кем яшәтә кебек сорауларны «ВТ» укучылары да еш бирә. Шуңа күрә без виртуаль дөньяда иҗат үзенчәлекләре, иҗади мирас хәлләре турында Таңсылу Роберт кызы Сабирова белән сөйләштек.

– Сезнең: «Әти, дөньяны аз гына сафлатасың килә икән, Син Инстаграмда булырга тиеш», – дип әйткән көнгә кайтыйк әле. Роберт абый виртуаль дөньяны ничек кабул итте?

– Бу сорауга җавап биргәндә, 2017 елга әйләнеп кайтабыз… Мин аны Инстаграмга теркәлергә бик озак үгетләдем. «Синең байлыгың – иҗатың, фикерләвең, фото-видеоархивларың өчен барлыкка китерелгән социаль челтәр ул. Син анда булырга тиеш», – дидем. Баштарак, ул аны җитди кабул итмәде. Әллә аңламаганга, әллә белмәгәнгә, бәлки, яңарак әйбер булганга микән инде… Гомумән, социаль челтәрләр яшьләрнеке дип кабул ителә бит. Шулай да көннәрдән бер көнне озак уйлап тормыйча, тоттым да әтине теркәп куйдым. Аннары күз күрер, мин әйтәм. Мин аңлатырмын, өйрәтергә тырышырмын, ошаса, дәвам итәрсең, ошамаса, кирәк дип тапмасаң, теләсә кайсы вакытта туктатырга була, дидем. Беренче вакытларда фото-видеоларны урнаштырырга булыштым, фотоларга текстларны язып бирдем. Постларның кайсы вакытта урнаштырылуын, аккаунтны алып бару тәртибен аңлаттым. Баштарак теләр-теләмәс кенә кулланса да, подписчиклары ишәйгән саен, әтинең Инстаграмны кабул итүе арта барды.  Теләсә кайсы иҗат кешесенә шулайдыр ул, бәлки, мин шулай кабул итәмдер: аларга тамашачысы белән элемтә булу мөһим. Иҗат кешесенә, артистмы ул, шагыйрьме – «тамашачы»сының, укучысының «алкышлавы» кирәк. Әти дә, подписчиклары арта барган саен, шушы алкышлауларны алды.

Виртуаль дөнья әти өчен бик якын иде. Ул аны кабул итте, үз итте. Укучылары белән экран аша булса да, күзгә-күз аралашуы аңа соңгы елларда хәтта яшәргә дә бик зур көч бирде.  Виртуаль дөнья – аз сөйләшүче тыйнак кешеләр өчен бик рәхәт аралашу чарасы. Ул аны шуңа да үз иткәндер дип уйлыйм.

– Бүген аның сәхифәсен сез алып барасыз. Әтиегезгә язылучыларны саклап кына калмадыгыз, арттырдыгыз да. Укучыларның сезнең белән танышасы килә. Үзегез турында сөйләп узмассызмы?

– Март аеның билгеле бер көненнән соң подписчиклар саны шактый гына артты. Ләкин моңа минем кагылышым юк диярлек. Мин бары тик әтинең иҗатын, аның иҗади мирасын халыкка җиткерүдә бер ярдәмче генәдер. Әлбәттә, юк-юкта үз фикерләремне язган булам. Ләкин, иманым камил, 40 меңнән артык кешенең  берсе генә дә Инстаграмга мин алып барганга килеп кушылмагандыр. Алар әтинең иҗатына битараф булмаганга, аның иҗатын үз иткәнгә, аның күңелен үзләренең күңелләренә якын иткәнгә, шигырьләренең мәгънәсенә төшенгәнгә килеп кушылган кешеләрдер. Бу 40 меңнән артык кешенең һәрберсенә рәхмәт әйтәсем килә. Әтидән соң да аның үзенә, иҗатына тугры булып калганнары, авыр көннәрдә безнең гаиләгә терәк, олы йөрәкле булганнары, кайгыбызны уртаклашканнары өчен рәхмәт!

Үземә килгәндә, мин «публичный» кеше түгел. Бүген, Ходайга шөкер, ирем белән өч кыз үстерәбез. Һөнәрем буенча юрист, юридик фәннәр кандидаты. Ләкин күңелем белән моң, шигырь, җыр, иҗат яратып яшәдем һәм яшим.

– Инстаграмда шагыйрьләр байтак. Ләкин алар Роберт абый дәрәҗәсендә популярлык казана алмады. Үз укучыларын, дусларын тиз арада табуы, аларның көннән-көн ишәюенең сере нидә?

– Инстаграмдагы шагыйрьләргә килгәндә, дөресен генә әйткәндә, берсен дә карап бармыйм, белмим дә. Шуны гына әйтә алам: популярлык  Инстаграм белән бәйле түгел. Шагыйрьнең популярлыгы да шигырь язу белән генә бәйле түгел. Ягъни шигырь язып кына популяр булып булмый. Син шәхес буларак уникаль булырга тиешсең. Синең уникальлегең – башкалардан яхшы мәгънәдә аерылып торуың, шигырь юлларына чиста күңелеңне, сафлыгыңны, дөньяга булган мәхәббәтеңне, рәхмәтеңне сала белүең – башка кешеләрнең күңел кылларын тибрәтергә сәләтле. Шул вакытта, телисеңме, юкмы, кирәкме ул сиңа, юкмы – популярга әйләнәсең. Бу очракта әти шушы сыйфатларга ия булгандыр. Бәлки, мин субъектив фикер йөртәмдер, ләкин никадәр субъектив булсам да, мәсьәләгә объектив карарга тырышам һәм, минемчә, бу шулай. Ягъни аның шәхес буларак күңел чисталыгы шигырь юлларына салынган. Шуңа күрә башка кешеләрнең күңелләренә тиядер дә.

– Соңгы әңгәмәләрнең берсендә Роберт абый: «Шигырьләрне китап итеп бастыру  шактый вакыт таләп итә. Ә биредә иҗатың шул мизгелендә укучыга барып җитә. Инстаграм минем өчен икән ул», –  дигән иде. Биредә аның әллә ничә китаплык шигырьләре язылган бугай. Аларны ташка бастыру – китап итеп чыгару нияте бармы?

– Әйе, андый фикер бар. Әти үзе дә әйтә иде бу турыда. Мин аңа бер данә генә китап-бүләк ясаган идем дә. «Мәхәббәтле көзләрем» дип аталган бу җыентыкта Инстаграмда чыккан унбишләп шигыре тупланган иде. Ул аны бик ошатты. Дөрестән дә, бу шигырьләрне тупларга кирәк инде, дигән сүз булды. Бу эшне мин үз өстемә алдым, аның чыгаручы нәшрияты да билгеле. Ләки, утырдың да чыгардың гына булмый икән шул.  Архивын барлыйм дип, шигырьләргә күмелеп утырасың да, әлеге дә баягы хисләргә чумып, күз яшьләрендә йөзеп, кире торып китәсең. Шуңа күрә тагын бераз вакыт кирәк. Ләкин бу эш, һичшиксез, эшләнәчәк.

Инстаграм, чыннан да, китап чыгару проблемасын үзеннән-үзе хәл итте. Дөрес, китап чыгару кирәкле, әти өчен, гомумән, яраткан бер процесс иде. Ул аның нәкъ менә процессын ярата иде.  Җыентыкка шигырьләрне туплау, аларны бер тәртиптә урнаштыру, аларны версткалап, китапны кулына алу мизгелләре – ул аларның барысын да ярата иде. Ләкин ул китап укучыга  барып җитәме, юкмы, барып җиткәннән соң нинди фикер уята – ул язучыга билгеле булмый. Бу – шагыйрьгә иҗатның нәтиҗәсен белми калу кебек килеп чыга. Шагыйрь иҗат итә, китап бастыра. Ә халык ничек кабул иткәнен ул белми дә кала. Әлбәттә, китаплар булырга тиеш. Шәхси китапханәләрдә дә, мәктәп китапханәләрендә дә булырга тиеш, сүз дә юк. Ләкин иҗат кешесенә элемтә булуын тоемлау, укучысының фикерен ишетү – алга таба иҗат итәргә стимул бирә. Бу җәһәттән Инстаграм – даһи әйбер. Шуңа күрә дә Инстаграмда теркәлгәннән соң бик күп шигырьләр язды. Ул подписчикларына рәхмәтле була килде. Шушы хәтле саф күңелле, шигъри җанлы кешеләрнең барлыгы аңа стимул бирде. Шунысын әйтергә кирәк, әтинең аккаунтындагы 40 меңнән артык укучы – алар барысы да үзләре теләп язылган кешеләр. Без 3 ел дәвамында бер генә реклама посты да  урнаштырмадык, бернинди дә конкурслар, гивлар кулланмадык. Укучы санын арттыруның төрле юлы бар. Әтигә болай аңлата идем: конкурслар уздырсаң, сиңа билгеле бер санда подписчиклар килеп кушыла. Алга таба исә шигырь урнаштырганда аларның өчесе генә ялгыш килеп эләккәнме, әллә инде яртысымы – син инде аера алмаячаксың, дидем. Ягъни конкурслар очраклы кешеләрне арттыра. Ә шагыйрьгә шигырьне аңлаулары, «үз» кешеләре белән аралашу, алардан илһам алу бик мөһим. Шуңа күрә без андый юлга басмадык.

– Инстаграмга кире кайтсак, Роберт абый – ил-көндәге яңалыкларга, тетрәндергән вакыйгаларга каләме белән иң беренче җавап биргән шәхес. «Удмурт яна» һәм башка җан авазы белән язылган, шул ук вакытта усал шигырьләргә реакция нинди була иде? Роберт абыйга тәнкыйть ишетергә туры килдеме? Килсә, ничек кичерә иде?

– Тәнкыйтькә карашы адекват иде. Бигрәк тә үзеннән тәҗрибәлерәк остазларыннан булган тәнкыйтьне теләп кабул итә иде. Чөнки ул яңа үрләргә, үсешкә этәрә. Ә инде артык тирән йөзмәгән кешеләрдән булган тәнкыйтькә исе китми, күрмәмешкә салыша иде. Җавап биреп, гауга куптарып, дөреслеген исбатлап утырмады. Ул андый кеше түгел иде. Тыйнак, сабыр кеше иде, кешеләргә, аларның фикерләренә карата да толерант иде, «Һәр кешенең – үз дөньясы, шул «дөнья»да яшәвеннән үз фикере формалаша, бу –  аларның дөреслеге, аларның хакыйкате», –  ди иде.

– Ничек булса да, сез терәге, юанычы булгандыр… Роберт абый нинди әти иде?.. Аның белән эшлисе эшләр, әйтәсе сүзләр шактый калгандыр…

– Бу сорауга җавап бирү түгел, уйлавы да бик авыр. Мин  әти кызы идем.  Бер-береңне шулкадәр аңлау, бер-берең белән бер дулкында булу, бер-береңнең хәтта нәрсә уйлаганын  да сизү – без, әйтерсең лә, бер үк күзәнәкләрдән яралган кебек идек. Шулхәтле якын булган кешеңне югалтудан соң кичергән хисләрне аңлатып та, әйтеп тә бетереп булмый. Шушы китапны бастыруда да, гомумән, әтинең иҗади мирасын халыкка җиткерү эшендә иң авыры – минем өчен мораль яктан көч табып, яңа чынбарлыкны кабул итеп, ул эшне башлап җибәрү. Әлегә тотыну бик авыр. Ачы сагыш белән юксыну хисләре Әтисез чынбарлыкны кабул итәргә бирми…

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*