enrutat
Баш бит / Тарихын барлый Пашат
Тарихын барлый Пашат

Тарихын барлый Пашат

Әле 1941-1945 еллардагы дәһшәтле сугыш корбаннары һәм ветераннары исемлеген тулыландырып, күптән түгел генә аларның фамилияләрен яңартылган һәйкәлгә беркеткәннәр иде пашатлылар. Аннары Беренче дөнья сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә бер дигән һәйкәл бастырдылар. Ә бүген җирле клубның алгы диварында авылның беренче мөгаллимнәренә – Сәит Нәҗметдин улы (1895-1937) белән Айшә Сәйфетдин кызы (1904-1993) Соколовларның якты истәлекләренә хәтер такталары ачтылар. Бу тарихи вакыйгаларның беренчесе авыл башлыгы тырышлыгы белән башкарылган булса, калган икесен тормышка ашыру инициативасы белән Рәшит абый Хөсәинов чыга һәм нәкъ ул соңгысын башлап җибәрде дә.

— Авылыбызда беренче дөньяви мәктәпкә нигез салучы һәм халыкны мәдәни яктан агарту максаты белән клуб ачучы хөрмәтле укытучыбыз Сәит абыйның тууына быел 125 ел. Ул кыска гомер яшәгән, әмма мәгърифәтчелектә зур эшләр башкарып өлгергән. Шуңа кадерле авылдашыбызның исемен мәңгеләштерүне кирәк дип таптык һәм район хакимиятеннән рөхсәт алып, бу эшне тормышка ашыруга керештек. Алаһыга мең шөкер, юлыбызда мәрхәмәтле кешеләр генә очрады, менә клуб алдын тутырып килгән авылдашларыма да, кунакларга да шул уңайдан чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Әйтергә кирәк, нәкъ Сәит абый белән Айшә апаның укучылары беренчеләрдән булып илебезне фашист илбасарларыннан сакларга китә һәм авылдаш сугыш корбаннары истәлегенә басып торган һәйкәл диварларында күпчелеге аларның укучылары булып тора, — дип сөйләде Рәшит Хөсәин улы һәм Россия гимны яңгыраганнан соң, җирле үзешчәннәр милли киемнәрдән “Туган тел” җырын башкардылар.

Кызыл Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясенең район бүлеге җитәкчесе Рафаэль Ильясов та, авыл башлыгы Наил Атауллин да Пашат авылының беренче мөгаллимнәре турында бик эчтәлекле чыгыш ясадылар, бу эшне оештыручы һәм гамәлгә куючыны партия исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Кызыл Октябрь районының мәгариф комитеты рәисе Фәнис Саберов исеменнән дә Рәшит Хөсәинович шундый ук хатка лаек булды.

“Әнкәмнең догалары” җыры яңгырагач, өлкә татар автономиясе рәисе Рамил Әхмәт улы Саллихҗанов сүз тотты. Җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп: “Сезнең авыл күп күргән, шактый авырлыклар аша узган, әмма шуңа да карамастан, бүген җирле халык имин генә яшәп ята, күмәк хуҗалыгын саклап кала алган һәм шул вакытта рухи тормышыбызга да олы ихтирам белән карый, чал тарихыбызны барлый”, — дип ассызыклады ул үз чыгышында һәм халкыбызның милли-мәдәни тормышында актив эш алып барганнары өчен Рәшит Хөсәиновичка, Рафаэль Нәбиулловичка һәм Наил Сәмиулловичка автономия исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Абдрахман улы Хәсәнов үз чыгышыннан соң Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән Рәшит Хөсәинович һәм Сәит абыйның кызы Энҗе апаны бүләкләде.

Соколовларның өченче буында мөгаллимлек династиясен дәвам иткән Нурия ханым Аксянова бабасы белән әбисе турында бик горурланып сөйләде, аларның бөек укытучылар булганлыгын тарихи документлар белән исбатлады.
“Мәңгелек дан” җыры яңгырап үткәннән соң, Рәшит Хөсәин улы тантана үзәгенә Сәит абый белән Айшә апаның дүрт кызларының икесен – Энҗе апа белән Ләйлә апаны чакырды, аларны бүләкләде һәм иң хөрмәтле кунакларга хәтер такталарыннан ак тасмаларны төшерү бурычын йөкләде. Шуннан соң бик күп халык, шул исәптән күренекле мөгаллимнәрнең оныклары, мәртәбәле якташларыбыз Надир белән Камил Хафизовлар да әби-бабаларының хәтер такталарына чәчәкләр салдылар. Бик матур салют та булды.

Менә шулай Пашат үз елъязмасына тагын бер тарихи вакыйганы өстәп куйды һәм авыл уртасында урнашкан әлеге мәдәният йорты алды үзенә күрә бер истәлекле мемориалга әверелде кебек.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

«Туган як» газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*