tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкента «Әйдәгез, кызлар!» бәйгесе булып узды
Ташкента «Әйдәгез, кызлар!» бәйгесе булып узды

Ташкента «Әйдәгез, кызлар!» бәйгесе булып узды

Шушы көннәрдә Ташкент шәһәребезнең 7-нче музыка мәктәбендә, Ташкент Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге тарафыннан оештырылган «Әйдәгез, кызлар!» бәйгесе булып узды.

Бәйгедә, төрле кәсеп ияләре катнашты. Зал халык белән шыгырым тулы иде. Кызларыбыз үзләренең осталыкларын төрле яктан күрсәттеләр, мәсәлән: камыр җәеп тукмач кисү, яшелчәләрдән тәмле салат ясау, салатны ясау гына түгел, аны матур итеп бизәкләргәдә кирәк идее. Бу бәйгедә дә кызларыбыз сынатмады.

Шулай ук тегү белән беррәттән, кызлар татар телендә матур, мәгънәле итеп шигырьдә язып күрсәттеләр, бәйге азагында кызлар матур итеп татача җыр башкардылар. Җюри агъзалары бик гадел булды: һәркем үз билдәсен алды. Күп уйлаганнан соң беренче урынны якташыбыз Гөлнур Адигамовага бирделәр.

Икенче урында Лилия Мухамедҗанова, ә инде өченче урынны рус кызы Тамара Мухтаруллина яулады. Бәйге барган арада, сәхнәдә бер-бер артлы һәвәскәр җырчыларыбыз үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән тамашачыларны таң калдырды.

Бәйгедә җиңүчеләребезгә, Ташкент Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең рәисе Набиуллин Ришат Хисматулла улы диплом һәм кыммәтле бүләкләр тапшырды. Кызларыбызны котларга шулай ук Янгиюль шәһәренең татар мәдәний үзәге агъзалары, үзәкне 20 елдан артык җитәкләп килүче Әнисә ханым Гатауллина җиңүчеләргә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм җыр-бию белән дәвам итте.  Менә шундый бәйрәмнәрне татар мәдәний үзәге бик еш үткәрә. Без аларның эшләрендә бары тик уңышлар телибез.

Рузима Хисамова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*