tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта Г. Тукай һәм М. Җәлил иҗатына багышланган кичә узды
Ташкентта Г. Тукай һәм М. Җәлил иҗатына багышланган кичә узды

Ташкентта Г. Тукай һәм М. Җәлил иҗатына багышланган кичә узды

20 нче апрельдә Ташкент шәһәрендәге республика балалар китапханәсендә Г. Тукай һәм М. Җәлил иҗатына багышланган музыкаль-шигъри кичә узды. Аны биредәге Татар мәдәни үзәге оештыра. Чарада халкыбызның бөек уллары, аларның тормыш юлы һәм иҗаты хакында сөйләделәр.

Кичәдә Татар мәдәни үзәге, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге әгъзалары, шагыйрә, М. Җәлилнең юбилей медале иясе  Ф. Заманова, Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Р. Бикбулатова, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Р.Гыйззәтуллина, композитор, Халыкара конкурслар лауреаты, пианист А. Иштуганова, Үзбәкстан тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Р. Шиһабетдинов һ.б. катнашты.

Кичәдә Г. Тукай һәм М. Җәлил шигырьләре яңгырады, алар сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Очрашуны “Туган тел” җыры белән тәмамладылар, балалар өчен татарча мультфильм күрсәтелде, дип хәбәр итәләр Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллегеннән.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*