tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта узган Халыкара медицина күргәзмәсендә Татарстан да катнашты
Ташкентта узган Халыкара медицина күргәзмәсендә Татарстан да катнашты

Ташкентта узган Халыкара медицина күргәзмәсендә Татарстан да катнашты

Бүген 16 нчы апрельдә Ташкентның Милли күргәзмәләр комплексында 24 нче Халыкара «Здравоохранение – TIHE-2019» медицина күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан компанияләре дә катнаша.

Татарстан стенды белән Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Азиз Абдухәкимов һәм Үзбәкстанның сәламәтлек саклау министры Алишер Шадманов танышты. Биредә аларга экспортка булышлык итү үзәгенең баш белгече Ольга Грезнева һәм Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Рамил Шакиров Татарстан компанияләре хакындагы мәгълүматны җиткерде.

Стендта «Медтехника», «Медикон», «Элмед», «Медком», «Здравмедтех-поволжье»,  «Татхимфармпрепараты», «Медфармсервис» компанияләре тәкъдим ителә. «ПОЗИС», «Элепс» җәмгыятьләре аерым стенд белән бирелгән.

Күргәзмә 18 нче апрельгә кадәр эшли. Керү бушлай.

Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*