tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгы әләме – Азнакайда
ТАССРның 100 еллыгы әләме – Азнакайда

ТАССРның 100 еллыгы әләме – Азнакайда

11нче августта Азнакай ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан тантаналы төстә аның флагы эстафетасын кабул итте. Флагка район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай муниципаль районы гербының чигелгән сурәтен беркетте.

Марсель Шәйдуллинның тарихи вакыйга уңаеннан азнакайлыларга котлау-мөрәҗәгатеннән соң районның ветераннар оешмасы активистлары, Мактаулы гражданнары үзләренең хис-кичерешләрен белдерде. Сүз дә юк, шушы дәвердә республика, район үсешендә үз эзләрен калдырган, зур өлешен керткән азнакайлылар олы ихтирамга лаек. Районның төзүчеләр, укытучылар династияләре, үрнәк гаиләләре исемнәре аталып, аларга хөрмәт күрсәтелде.

Лиза Нурлыева
aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*