tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгы флагы музейга тапшырылачак
ТАССРның 100 еллыгы флагы музейга тапшырылачак

ТАССРның 100 еллыгы флагы музейга тапшырылачак

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Краснодар краена килеп җитте. Исегезгә төшерәбез, эстафетага старт Бурятия республикасында бирелгән иде. Бүген әлеге чарада Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнаша. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне сәламләп: “Мин бүген безнең биредә булуыбызга, монда да, туган телебез, гореф-гадәтләребез, милли киемнәребез саклануына шат,” -дип белдерде.

Васил Шәйхразыев Краснодар крае җирендә кунакчыл кабул иткәннәре өчен биредәге җитәкчелеккә зур рәхмәтен җиткерде. “Без татарлар кайда гына яшәсәк тә, дус-тату. ТАССРның 100 еллыгы безнең өчен мөһим вакыйга. Аны уздыру буенча планнарыбыз бик зур, “- диде Милли Шура рәисе.

Юбилей уңаеннан оештырылучы чараларның берсе – ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы. “Эстафета тәмамланганнан соң, флаг Татарстан Милли музеена тапшырылачак, “- дип белдерде Васил Шәйхразыев.

Бүген юбилей флагына үз төбәкләренең символик билгеләрен  Адыгей, Кырым, Дагыстан, Кабардино-Балкар, Карачаево-Черкесия, Төньяк Осетия республикалары, шулай ук Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләре һәм Ставрополь краеннан килгән милләттәшләребез беркетте.

Тантана ахырында Милли Шура рәисе туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш кертүче милләттәшләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Алда торган мөһим вакыйгалар – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Бөтенроссия халык санын алу чараларында да сынатмаска, актив катнашырга чакырды.

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына багышланган тантана бәйрәм концерты белән төгәлләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*