tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгы флагын Апасның иң яшь Мотыйгуллиннар гаиләсе каршы алды
ТАССРның 100 еллыгы флагын Апасның иң яшь Мотыйгуллиннар гаиләсе каршы алды

ТАССРның 100 еллыгы флагын Апасның иң яшь Мотыйгуллиннар гаиләсе каршы алды

Районның ЗАГС бинасында Динар һәм Динара Мотыйгуллиннарның никахлары теркәлде.

Яшь гаиләне котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да килде. Ул яшь гаиләгә олы хөрмәтен белдереп, беренче документ һәм истәлекле бүләк тапшырды.

“Сез һәммәбез өчен истәлекле булган – ТАССР төзелүгә – 100 ел һәм районыбыз оешуга – 90 ел тулган елда олы тормыш юлына аяк бастыгыз. Бу истәлекле вакыйга сезнең гаилә тормышында зур истәлек булып сакланыр. Ак юллар, тигез, матур тормыш сезгә, яшьләр!, – диде ул, изге теләкләрен юллап. Яшьләрне әти-әниләре, якын туганнары да тәбрик итте. Алар хөрмәтенә район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырларын яңгыратты.

Бу көнне яңа гына туган Мотыйгуллиннар гаиләсе ТАССРның 100 еллыгы флагын да каршы алды.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*