tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгы темасына Татарстан журналистлары 10 меңләп материал әзерләгән
ТАССРның 100 еллыгы темасына Татарстан журналистлары 10 меңләп материал әзерләгән

ТАССРның 100 еллыгы темасына Татарстан журналистлары 10 меңләп материал әзерләгән

ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру темасына Татарстанда 2019 елның 19 декабреннән 2020 елның августына кадәр республика һәм район матбугат чараларында 10 меңнән артык материал чыккан. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов әйтте.

Быел август аенда исә, 2300 материал дөнья күргән. Республика журналистлары ТАССР 100 еллыгы флагы эстафетасы, ТАССР 100 еллыгы исемендәге «Чайка-СПГ» теплоходын суга җибәрү, ТАССР 100 еллыгына объектлар ачылышы, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре, «ТАССР ның 100 еллыгы» истәлек медальләрен тапшыру һәм башка бик күп чараларны яктырткан.

Илдар Миргалимов ТАССРның 100 еллыгы турында август аенда федераль каналларда да сөйләнгәнен билгеләп узды. «Россия — сегодня» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән юбилей елында республикада башкарылган эшләр турында интервью чыккан.

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы турында федераль, республика һәм район массакүләм мәгълүмат чараларында 150 дән артык материал әзерләнгән. Илдар Миргалимов юбилейга багышлап махсус проектлар да гамәлгә ашырылганын билгеләп үтте.

«Татмедиа» агентлыгының барлык филиаллары сайтлары Республика көне хөрмәтенә ТАССРның 100 еллыгы символикасы белән бизәлгән», — диде Илдар Миргалимов.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*