tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Без үзгә, әмма без бергә» фестивале узачак
ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Без үзгә, әмма без бергә» фестивале узачак

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Без үзгә, әмма без бергә» фестивале узачак

 «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Без үзгә, әмма без бергә» («Мы разные, но мы вместе») дип исемләнгән фестиваль-конкурс уздырылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин сөйләде.

«Фестивальнең максаты — ТАССР барлыкка килү тарихын һәм Татарстанның җыр мирасын өйрәнүгә, саклап калуга һәм танытуга ярдәм итү. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы студентлар хорлары алдында төрле халыклар әсәрләрен башкару, республикабызда студентлар хор коллективларын активлаштыру, ТАССРның 100 еллыгына багышланган яңа концерт программалары булдыру күздә тотыла», — диде ул.

Ирнис Рәхимуллин сүзләренчә, программада төп таләп — хор коллективының сайлавы буенча ике төрле жанрлы әсәр башкару. «Жюри аларның сәнгатьлелеген, бирелгән тематикага туры килүен бәялиячәк. Мәҗбүри әсәр: „Туган ягым — Татарстан“ җырын башкару (Александр Ключарев музыкасы, Гөлшат Зәйнашева сүзләре). Гаризалар 14 февральгә кадәр кабул ителә», — дип сөйләде ул.

«Җырларны аккомпанемент белән яисә „а капелло“ га да башкарырга мөмкин. Бер коллективның чыгыш ясау вакыты ун минуттан артмаска тиеш. Микрофоннар һәм фонограммалардан файдалану рөхсәт ителми. Беренче сайлап алу туры февраль–мартта, икенче тур март–апрельдә һәм өченче тур гала-концерт форматында майда узачак», — диде Ирнис Рәхимуллин.

Җитәкче фестиваль тарафыннан Татарстанда студентлар хор коллективларын ноталы басмалар белән тәэмин итеп, яңарту һәм активлаштыру планлаштырылуын әйтте. «Бәйге Татарстан Республикасы студентлары арасында хор мәдәниятен пропагандалау юлы белән ТАССР төзелү тарихын һәм Татарстанның җыр мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру максатында уздырыла», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*