tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгына багышланган тавыш бирү дәвам итә: Лидерлар исемлеге
ТАССРның 100 еллыгына багышланган тавыш бирү дәвам итә: Лидерлар исемлеге

ТАССРның 100 еллыгына багышланган тавыш бирү дәвам итә: Лидерлар исемлеге

ТАССРның 100 еллыгына багышланган тавыш бирү дәвам итә. Узган тәүлек эчендә тавыш бирү лидерлары өчлеген тәкъдим итәбез.

Саба районыннан ике тапкыр Паралимпия чемпионы һәм Сочидагы кышкы Паралимпия уеннарының көмеш призеры Рушан Миңнегулов 11 позициягә күтәрелде һәм беренче урынны яулады. Икенче урында Алексеевск районында туып үскән химик Александр Арбузов (тәүлегенә 14 позиция), аннан соң Питрәч районыннан Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов.

Алдагы көннәрнең лидерлары, Зәй районыннан чаңгычы Федор Симашев һәм Казаннан җырчы Федор Шаляпин дүртенче һәм алтынчы урыннарны били.

Рейтингның түбән баскычларында National Geographic җәмгыяте әгъзасы, Нью-Йорк Фәннәр академиясе әгъзасы Мөкатдис Газизов (Ютазы районы), эстрада җырчысы Алсу (Бөгелмә районы) һәм хирург Владимир Шамов (Минзәлә районы) урнашкан.

17 меңнән артык татарстанлы якташлары өчен тавыш бирде. Тавыш бирүдә республиканың 25 меңнән артык кешесе катнашты. Үз районыбыз вәкиле – күренекле татарстанлы өчен тавыш бирү  100.tatarstan.ru сайтында бара.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*