tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгына Мәскәүдән кемнәр киләчәге мәгълүм булды
ТАССРның 100 еллыгына Мәскәүдән кемнәр киләчәге мәгълүм булды

ТАССРның 100 еллыгына Мәскәүдән кемнәр киләчәге мәгълүм булды

29 августта Казанга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Россия Вице-премьеры Марат Хөснуллин, Россия Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Россия транспорт министры Евгений Дитрих киләчәк.

Бу хакта Казан Кремлендәге брифингта билгеле булды. Очрашу сәбәбе — Идел буе федераль округына керүче төбәкләрнең «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының үтәлешенә бәйле утырыш.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, кайбер төбәк җитәкчеләре илкүләм проектны гамәлгә ашыру турында, шулай ук авария хәлендәге торактан күчерү белән бәйле мәсьәләләр турында хисап тотачак. Киңәшмә вакытында җитәкчеләр «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын тормышка ашыру турында да фикер алышачак.

Чара катнаш форматта уза. Кайбер төбәк башлыклар онлайн режимда катнашачак.

Сүз уңаеннан, Мәскәү кунакларының Зур Казан боҗрасын ачуда катнашуы да көтелә. Өстәвенә Кабан күленең икенче өлешен ачуга Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова да килергә тиеш.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*