tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар батырының исеме мәңгеләштерелде
Татар батырының исеме мәңгеләштерелде

Татар батырының исеме мәңгеләштерелде

Агымдагы елның 26 нчы июнендә Ленинград өлкәсенең закон чыгару җыелышында Татарстан Республикасының даими вәкиллеге тарафыннан тәкъдим ителгән карар хупланды: Усть-Лужский авыл җирлеге территориясендә урнашкан исемсез борынга (мыс) Измаил Зәйдуллин атамасы биреләчәк.

Шуны искәртеп узарга кирәк, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының навигация һәм океанография идарәсе, Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллеге тәкъдим иткән әлеге карарарны урынлы дип атады.

Әлеге борын җирнең бөтенлеге чагыштырмача тотрыклы, билгеле бер урын белән характерланганлыктан, географик объект булып санала. Ул Ленинград өлкәсенең Кингисепск муниципаль районы Усть-Лужский авыл җирлеге территориясендә урнашкан. Борын дәүләт диңгез навигация карталарында күрсәтелгән һәм аның исеме озак вакытлар булмаган. Быел исә 10 нчы сентябрь көнне Усть-Луга бистәсендәге туганнар каберлегендә 1944 нче елның 26 нчы августында Нарв култыгында немец-фашист илбасарлары белән көрәштә һәлак булган, су асты көймәсе остасы Измаил Зәйдуллинга багышлап тантаналы рәвештә борынга исем бирелде. Чараны Хәрби-Диңгез флоты ветераннарының иҗтимагый оешмалары ассоциациясе оештырды, биредә Хәрби-Диңгез Флоты адмираллары  һәм офицерлары, ветераннар катнашты. Шунысы мөһим, әлеге чара Измаил Зәйдуллинның фаҗигале үлеменә 75 ел тулуына  багышланган иде.

Бөек Ватан сугышы елларында Измаил Зәйдулин Советлар Союзының гамәлдәге флотларында сугыша: Севастопольне, Керчен ярымутравын саклауда катнаша. Биредә аңа су асты көймәсе кебек сугышчан хәрәкәтләрдә катнашырга туры килми – ул катерларда сугыша.

1944 нче елның августында Нарв култыгының көнчыгыш ярында, Гакково бухтасында безнең броньланган диңгез аучыларын һәм торпед катерларын базировкалауның алдынгы пункты урнаштырыла. Гакковода база белән икенче ранглы капитан Зайдулин  идарә итә, алар Германиянең «Зеигель» миналы киртәләрен алу буенча тральщикларның гамәлләрен ябып, таркауларга комачаулаган гитлерчылар белән каты сугышлар алып баралар. Шул ук елның 26 нчы августында Измайл Зәйдулин диңгездә һәлак була.

Зәйдулин Измайл Мотыйгулла улы сугышта батырларча вафат булганнан соң аңа «беренче ранглы капитан» исеме һәм беренче  дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Барлык диңгезчеләр истәлеген шулай ук мәңгеләштерү максатыннан төрле чаралар үткәрелүен дә ассызыклап узарга кирәк. Әйтик, Россия география җәмгыятендә Полярдан Владивостокка ЭОН-10 составында «Щ-423» су асты көймәсенең күчүенә 75 ел тулуына багышланган танылган Арктика тикшеренүчесе Виктор Боярский рәислегендә Поляр Комиссиясенең тантаналы утырышы булып уза. “Телеинвест” документаль фильмнар студиясе  тарафыннан исә ЭОН-10га багышланган “Махсус оныту экспедициясе” документаль фильмы чыгарыла. И.Ю. Кравцов авторлыгы астында Измаил Зәйдуллинның “Легендар “Щукалар” китабы һәм “Диңгезче Измаил Зәйдулин – онытылып кайту” (Ш.А.Насеров авт.) китабы басылып чыга. Әлеге акция исә немец-фашист каршылыкларында үз гомерләрен кызганмаган барлык диңгезчеләрнең истәлеген мәңгеләштерү эшенә зур этәргеч булып тора.

Илүзә Касыймова
yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*