tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар булуыбыз белән горурланабыз
Татар булуыбыз белән горурланабыз

Татар булуыбыз белән горурланабыз

Мин сәяхәт итәргә яратам. Без гаиләбез белән кайларда гына булмыйбыз, әмма Татарстаннан да матуррак урынны күргән юк әле. Эш сөючән, кунакчыл халкы белән гүзәл минем Ватаным. Мин үзем шундый халыкның бер вәкиле булуы белән чиксез горурланам.

Татар милләте – кешелек тарихында тирән эз калдырган халык. Безнең бай тарихыбыз, күп гасырлар буена тупланган кыйммәтле матди һәм рухи мәдәниятебез, асыл гореф-гадәтләребез һәм үзебезгә генә хас матур милли сыйфатларыбыз бар.
Безнең халыкка кунакчыллык хас. Кунак җыю, кунак сыйлау—татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Халкым бик авыр заманнарда да бу гадәтеннән баш тартмаган, килгән кунакны борып җибәрмәгән, түргә утыртып, хәзинәсендә бар булганын табынга тезгән. Безнең милләтебезне кешелеклелек, хәлгә керә белү, һәрчак булышырга әзер булу кебек күркәм сыйфатлар бизи.

Без дә кунак килгәнне бик яратабыз, аны бик зурлап һәм хөрмәтләп каршы алабыз, өйләрне чиста, матур итеп җыештырабыз, тәмле ризыклар пешерәбез. Чөнки чисталык, пөхтәлек – ихтирам тудыра торган уңай сыйфатларның берсе. Шуңа күрә аш-су янындагы чис­талыкка аеруча әһәмият бирәбез. Ә нинди генә ризыклар куймыйбыз без бәйрәм өстәленә: өчпочмак, чәкчәк, бәлеш, гөбәдия, каклаган каз. Мондый ризыклар безнең халыкта гына!

Мин Тирсә урта мәктәбендә белем алам. Тирсә авылы — зур, күпмилләтле. Мәктәбебездә рус, мари, удмурт, таҗик балалары белем ала. Шуңа күрә бездә рус һәм татар сыйныфлары бар. Һәр төркемгә дә татар теле дәресләре керә. Башка милләт балалары да татар теле дәресләренә бик теләп, яратып йөриләр. Хәзер инде аларның күбесе татарча иркен сөйләшә, укый һәм яза белә. Мин үзем тугызынчы сыйныфта укыйм. Без класста уналты бала, бердәм, бер гаилә булып яшибез. Мин сыйныфташларымның һәрберсен күзалдыннан кичерәм. Исемнәренә генә игътибар итегез әле сез аларның: Ирек, Рифат, Илшат, Камил, Нияз, Илнар, Җәннәт, Нурия, Ренат, Әдилә, Ләйсән, Илсаф (алар бездә икәү), Аидә. Ә мин үзем Гөлшат атлы. Әнә нинди үзеннән-үзе җырлап тора торган исемнәр тапкан минем халкым. Мондый матур исемнәр, йә тагын кемдә бар?! Гомумән, безнең татар халкы элек-электән балага исем кушуга бик җаваплы караган, исеменең җисеменә туры килүен теләгән. Милли исемнәр татар телен саклап калуда әһәмиятле роль уйный дип саныйм мин. Татар исемнәре татар халкының теле, дине һәм мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып торалар. Һәр кешегә үз исеме якын. Сыйныфташларымның исеме яңгыраган саен, минем күңелемдә туган телебез өчен горурлык хисе уяна. Исем — кешенең гомерлек юлдашы ул. Шундый матур исем йөртүче сыйныфташларым һәм мин, исемнәребезгә тап төшермәс өчен, изге гамәлләр кылып яшәргә тырышабыз: авылыбыз­да яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм итәбез, урамнарыбызны яшелләндерүдә катнашабыз, туган ягыбыз тарихына бәйле төрле эзләнү эшләре алып барабыз. Арабызда дин сабагын өйрәнүчеләр дә бар.

Татар халкының борын-борыннан килгән матур сыйфатларыннан берсе – гыйлемгә омтылу. Шуңа күрә укуда да сынатмаска тырышабыз. Туган тел, әдәбият һәм тарих дәресләрендә Кол Шәриф, Сөембикә, Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин, Мәгубә Сыртланова кебек милләтебезнең горурлыгы булган батыр шәхесләребез белән танышабыз. Алар үрнәгендә үзебездә батырлык, ватанпәрвәрлек сыйфатлары булдырырга тырышабыз. Шундый батыр уллары, кызлары булган халкыбыз белән чиксез горурланабыз.

Безнең татар халкы – шигъри җанлы, моңлы халык. Татар көйләре яңгыраганда, сандугачлар кушылып сайрый. Татар көйләре яңгыраганда, чишмәләр сокланып челтери. Күңелләр җилкенә башлый, ә аяк­лар дәртләнеп биергә тотына. Бии яше дә, карты да, хәтта бишектәге бәбие дә. Чынлап менә! Менә шундый милләтнең баласы инде мин һәм татар кызы булуым белән горурланам.

Сыйныфташларымның күбесе, шул исәптән мин дә, быел тугызынчы сыйныфны тәмамлыйбыз. Бу безнең өскә бик зур җаваплылык йөкли. Һәрберебез үзенең алдагы тормышы турында җитди уйлана. Киләчәктә юллар безне кайларга алып барып җиткерер, әйтүе авыр. Ләкин шунысы шиксез, кайда гына булсак та, нинди генә һөнәр сайласак та, һәрберебезнең милләтебез киләчәге тыныч, матур булсын өчен намуслы хезмәт итәчәгенә иманым камил, чөнки без татар булуыбыз белән горурланабыз! Милләтебез исеменә тап төшерергә хакыбыз юк безнең!

Гөлшат Муллина, Тирсә мәктәбе

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*