enrutat
Баш бит / Татар дәреслеге ник законга сыймый?
Татар дәреслеге ник законга сыймый?

Татар дәреслеге ник законга сыймый?

Мамадыш районының Шәдче авылында башлангыч сыйныфлар өчен урыс телендәге уку әсбаплары алганнар. Бу хәбәр тирәсендә шау-шу тынарга да өлгермәде, Олы Әтнә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытуның урыс телендә, “Перспектива” программасы нигезендә алып барылачагы турындагысы чыкты. Бу хакта җирле матбугат чарасы яза һәм әлеге сүзләрне Олы Әтнә мәктәбенең уку-укыту буенча директор урынбасары Гүзәл Сабирҗанова әйтә. Татар авылларында башлангыч сыйныфлардан ук урысча укыту нигезендә нәрсә ята? “ВТ” хәбәрчесе шушы сорауга ачык­лык кертергә тырышты.

Дөрес, Мамадыш районы баш­­кар­ма комитетының мә­га­риф бүлеге җитәкчесе Илдус Габ­­драхманов бу сүзләрне кире кага:

– Шәдче авылы мәктәбе ту­рындагы хәбәр дөреслеккә ту­ры килми. Безнең районда 24 милли мәктәп бар, элеккечә эшлибез. Ягъ­ни татар телендә укытабыз. Мәгариф министры­ның берен­че урынбасары Ил­сур Һадиу­л­лин белән дә киңәш­ләштем. Мон­­дый хәлләр тагын да булачак әле, ди­де ул һәм Шәдче урта мәк­тә­бендә укыту­ның татар телендә алып ба­ры­лачагы турында рәс­ми рә­вештә белдерү ясаячагын әйтте.

Милли хәрәкәт активисты Тәл­гат Әхмәдишин исә мондый кире кагуларга ышанмый. Күп җирдә татарча дәреслекләр була торып та татарча укытмадылар, ди ул. Аныңча, урысча укытуга күчүдә укытучыларның гаебе зур. Чаллы, Әгерҗе районы мәктәпләрен тикшергәннән соң, ул шундый фикергә килгән:

– Яшерен-батырын түгел, бе­рән-сәрән авылда гына та­тар­ча укыту калды. Башлангыч сый­ныфларда ук урысча укы­талар. Бу күп очракта укыту­чы­лар ини­циативасы белән эш­ләнә. Еллык контроль эшләр дә күптән инде мәктәпләргә баш­лангыч сый­ныфтан ук урыс те­лендә генә әзерләнә.

“Мондый кире кагуларга ышанмыйм” 

– Мин моны үз мисалымнан чыгып әйтәм. Улым Чаллының 2нче гимназиясендә укый. Анда алар татарча белем ала, ә еллык контроль эшләрне урыс телендә язалар. Татарча укыту күптән калмады, 2000 елдан ук бетерелде ул. Әле авылларда калган, башлыча 7 нче сыйныфка кадәр татарча укыта торган мәктәпләр бар иде, хәзер анысы да бетеп бара. Татарча дәреслекләрне соратучылар да бик аз, 2 нче гимназиягә заявка биргәч, авылларда да дә­рес­лекләр булмавын ачыкладык. Шун­нан кызыксынып китеп, үзем­нең туган як мәктәпләрен тикшереп чыктым. Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында башлангычта татарча укыйлар, 5 нче сыйныфтан урысчага күчәләр. Атаклы Иж-Бубый авылы бит бу! Татарча укытуны таләп итеп, ничә тапкыр хат яздым. Район хакимияте, урыс­ча укыту – замана таләбе, дип җавап бирде. Замана таләбе – туган телне саклау, урысча укыту түгел! Яңадан дәреслекләр мәсь­әлә­сенә кайтсак, без сорагач, Чаллы­ның татар мәктәпләрен 1-7 нче сыйныфлар өчен татарча дәрес­лекләр белән тәэмин итте­ләр. Узган елны Чаллының 29нчы татар гимназиясен тикшергән идем. Дәреслекләр кайткан, киш­тәдә өелеп тора, ачып та карамаганнар хәтта. Болар – башлангычлар өчен математика белән “Әй­лә­нә-тирә дөнья” китаплары. Дә­реслекләрнең эш дәфтәрләре тәрҗемә ителми дә ителми инде ул, өстәвенә укытучыларга татар­ча методик әсбаплар, программа юк. Болай ничек сыйфатлы белем биреп булсын? Бер яктан укы­тучыларны да аңлап була. Укыту өчен мөмкинлекләр юк. Икенче яктан, укытучылар, катгыйрак торып, татарча укытуны саклап кала ала иде бит. Ләкин алар җиңел юлны сайлады, укытуны урысчага күчереп куйдылар. Яңадан Әгер­җегә кайтсак, Кич­кетаң, Тирсә авылларында да урысча укыталар. Тикшерә баш­ласаң исә, укучыны, ата-ананы да алдашырга мәҗбүр итәләр. Болай кая барып чыгарбыз соң? Киләчәк турында сүз чыкканда, мин Удмуртияне мисалга ките­рәм. Анда совет вакытында ук удмурт авылларын урысча укытуга күчергәннәр иде. Хәзер удмурт теле калмады диярлек. Удмуртлар урысча сөйләшә. Безне дә шушы хәл көтә бит. Бездә дә авыл­ларда балалар урысча сөй­ләшә башлады. Кайтып, балаларны сөйләштереп карагыз, нә­тиҗәсен үзегез ясарсыз.

Бөтен өмет – ата-анада

Мондый шартларда ата-ана­лар белән җиң сызганып эшләү кирәк. Бөтендөнья татар яшь­лә­ре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов шул фи­кер­дә:

– Шәһәр мәктәпләрендәге вәзг­ыятьне алсак, Казанда 20дән артык татар гимназиясе бар дип исәпләнә иде. Шуларның берсе – 2 нче гимназия генә беренчедән унберенче сыйныфка кадәр укытуны татарча алып барды. Соңгы вакытта башлангыч мәктәптә татарча укытуны оештырган мәк­тәп­ләр барлыгын беләм. 16, 11 нче гимназияләрдә, 149 нчы мәк­тәптә кайсыбер фәннәр урта сый­ныфларда татарча укытыла. Чаллыда 29 нчы мәктәп, 27нче гим­назиядә татар сыйныфлары бар. Авылларда урысча укытуга күчү күптән башланды. Ата-ана­лар, БДИ бирәсе бар дип, мәк­тәп­ләрдән үзләре шуны таләп итте. Шуңа күрә татар телендә укытуны калдыру җә­һәтеннән мәк­тәп­кә, Мәгариф министрлыгына ни­кадәр авыр булганлыгын да аң­лыйм. Ата-ана таләп иткәч, алар нишләсен? Мондый вәз­гыятьтә иң әүвәл ата-аналар бе­лән эш­ләр­гә кирәк. Бу җәһәттән ата-ана­лар оешмасы булдырылды. Аның филиалларын районнарда да булдыру бик мөһим. Татар те­ленең әһә­миятен фәнни яктан аңлату кирәк. Әйтик, татар те­лендә укыйсың икән, аның урыс теленә бернинди зыяны булмаячак. Шундый кагый­дә бар: миноритар, ягъни азчылык телен өйрәнгән кеше (татар теле хәзер ничек карасак та азчылык теле булып калды) беркайчан да мажоритар телне, ягъни күп­челек­нең телен начар белмәячәк. Ата-аналар моны аңламый. Алар, татарча укыса, бала урыс телен начар беләчәк, дип уйлый. Урыс телен бала болай да өйрәнәчәк. Чөнки безнең мәгълү­мати мохит – урыс телендә. Хәтта совет заманында да авылларда мәгълүмат мохите татарча иде әле.

Укытыр идек, шартлар юк

Ата-ана баласын татарча укытыр иде, ләкин шартлар юк бит. Татар ата-аналары берләшмәсе активисты, укытучы Ксения Зарипова әнә шулай ди. Бөтен ата-ана да, татар мәктәбенә йөртәм дип, баласын шәһәрнең бер башыннан икенчесенә илтә алмый. Моның өчен еш кына бала белән анага өйдән иртәнге алтыда чыгып китәргә туры килә. Йокысы туймаган баланың мәктәптә көн буе нинди хәлдә йөрүен үзегез күз алдына китерегез, ди активист. Аныңча, иң әүвәл татарча укыту өчен шартлар тудыру мө­һим:

– Татар ата-аналары берләш­мәсе әнә шул мәсьәләләрне дә күтәрә. Шөкер, берләшмә үсә, аерым проектлар әзерләдек, фонд оештырырга йөрибез. Төп максатыбыз – татарча укытуны үстерү. Бүгенге шартларда бу бик авыр башкарыла торган эшкә әйләнде. Авылларда да урысча укытуга күчеп баралар. Әйтик, Актаныш татар районы югыйсә, анда да фәннәр урысча дәреслекләр буенча укытыла. Моны мин апам­ның кызлары мисалында әйтәм. Алар укыган мәктәптә башлангыч сыйныфлар турында әйтә алмыйм, югары сыйныфларда, татар теле белән әдәбиятыннан кала, башка дәреслекләр урысча. Әлеге сорауны без татар яшьләре форумы вакытында да күтәрдек. Безгә анда вәзгыять икенче төр­лерәк, 8 нче сыйныфтан соң балаларны БДИга әзерлибез, диделәр. Актаныш районына бәлки ки­рәк­тер дә, чөнки анда урыс мохите түгел. Шәһәр җирендә исә андый проб­лема юк, шәһәр җирендә бала кечкенәдән урысча фикер йөртә башлый. Үземнең балалар да урысча фикерли, сүзне тәр­җемә итеп сөйләшә. Минем өчен бу – зур проблема. Әлбәттә, дә­рес­лек­ләр беткәнгә карап кына тел бетмәс. Ата-анага татар баласын тәрбияләргә шартлар юк. Шул ук вакытта уңай мисаллар да юк түгел. Бөгелмә шәһәре мәктәп директоры Валентина Кульбеда әй­түенчә, алар тарих дәресен татарча укыта. Күрәсез, күп нәрсә район мәгариф башлыкларына да бәйле.

Бетүгә юл кайдан? 

Телибезме, теләмибезме, татарча дәреслекләрдән файдалана алмыйбыз. Чөнки татарча дәрес­лекләр, хәтта урысчадан тәрҗемә булса да, Россия исем­легенә кермәгәч, алардан файдаланырга ярамый. ТР мәгарифне үстерү институтыннан Ш.Мәр­җа­ни исе­мендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин әнә шундый яңалык белән “сөен­дерде”. Ул, башлангычтан урысча уку әсбапларын файдалану – көтелгән хәл, диде:

– Мәктәпләргә урысча укытуга күчү нигезендә 2000 елда милли-төбәк компонентын бе­терү һәм Россиядә милли мәга­рифне төп белем белән чикләү ята. Шул елдан йомгаклау имтиханнары урыс телендә генә алына башлады. Шуның йогынтысында шәһәр мәктәпләре дә, авыл мәктәпләре дә урысча укытуга күчүне хуп күрде. Ни чарадан бичара эш­ләнгән эш инде бу. Бу җәһәттән, Тарих институтының милли мә­гариф бүлегендә без поликультуралы полилингваль укыту системасы концепциясен эшләдек. Аның нигезендә ике һәм күп телдә укыту өчен балалар бакчалары, мәктәпләр өчен дәреслекләр, методик күрсәт­мәләр әзерләгән идек, ләкин Татарстан ул юлга басмады, бүген дә бу эшкә шикләнеп карыйлар. Имтиханнар урыс телендә генә бирелгән вакытта мәктәпләрдә терминнарны – ике телдә, ә инде 6-7 нче сыйныфлардан соң инглиз телендә өй­рәтергә кирәк дип саныйбыз. Мондый шартлар тудырылмаганда, ата-ана, ба­ланың киләчәген кайгыртып, татарча укытуга каршы булачак. Хәзер кабул ителгән яңа закон нигезендә исә уку телен мәктәп тә, урындагы хакимият тә сайламый, ата-ана хәл итә. Бу шартларда бөтен мәктәп урыс теленә күчәчәк. Чөнки мәктәпнең статусын мәктәп түгел, ата-ана билгели. Гариза ни­гезендә. Әгәр дә инде без альтернатив полилингваль система буенча дәрес­лекләр тәкъдим итеп, халыкка, балалар урыс телен дә, татар телен дә камил беләчәк дип гарантия бир­мәсәк, шулай булачак. Бу система без уйлап тапкан әйбер түгел. Бөтен дөньяда мә­гариф шушы принципка ко­рыл­ган. Чөн­ки ха­лыкларның телләрен саклап калу – татар халкы проблемасы гына түгел. Бу проблема белән бөтен дөнья шөгыльләнә. БМО документларын карасагыз, алар­ның бөтенесе шул темага багышланган. Анда аның үтәү юллары һәм без телгә алган система тәкъ­дим ителә. Моңа күчү өчен Татарстан хөкүмәтенең һәм Мәг­ариф ми­нистр­лыгының ихтыяры ки­рәк. Әгәр бу юлга басабыз дисә­ләр, моны эшләп чыгып була. Лә­кин бу бер елда гына эшләнелә торган эш түгел. Әл­бәттә, моңа Россия Мәгариф министр­лы­гы­ның ризалыгы ки­рәк. Чөнки бү­ген дәресләр, программа – Россия Мәгариф министрлыгы кулында. Татар телендә 9 нчы сыйныфка кадәр генә укырга мөмкин.

Иң мөһиме, “Мәгариф ту­рын­да”гы яңа закон нигезендә татар телендәге дәреслекләр федераль исемлеккә керергә тиеш. Бу дәреслекләр урысча дәрес­лек­ләрне тәрҗемә итеп эшләнде. Аларның урысчалары исемлектә бар, татарчасы юк. Димәк яңа уку елында аларны кулланырга ярамый.

Без Татарстан Мәгариф министрлыгына “Татарстанның кайсы мәктәпләрендә татарча дәрес­лекләр нигезендә укыту калды?” дигән сорауны юлладык. Әлегә аннан җавап алынмады. Әгәр инде “бар да ал да гөл” дигән җавап килсә, чирен яшергән үлгән, диясе генә кала.

15 августта Россия Президенты Владимир Путин “Машук” Төньяк Кавказ мәгариф форумында Россиядә яшәүче халык­ларның телләрен саклау мөмкинлеген бирүче программаны яңадан торгызу ихтыяҗы тууы турында әйткән иде. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “Татар-Информ” агент­лыгына бу фикерне хуплавын белдерде. Әмма Разил Вәлиев сүзләренчә, Россия Дәүләт Думасында кабул ителгән “Телләр турында“гы закон үсеш өчен генә түгел, ә милли телләрне саклау мөмкинлеге дә бирми.“Яңа законда туган телләрне ата-аналар сайлый – аның мәҗбүри булуы яхшы. Әмма ата-аналар сайлавы буенча дәүләт телләрен өйрәнү бернинди закон кысаларына да сыешмый һәм Россия Федерациясе белән Татарcтан Республикасы Конституцияләренә каршы килә, чөнки дәүләт теле ул – бер генә халык теле түгел, ә бөтен дәүләт теле. Ул депутатлар тарафыннан сайланган һәм Конституция белән билгеләнгән. Аны дәүләт сайлый, ә ата-аналар түгел. Күпчелек ата-аналар үз балалары өчен урыс телен сайлаячак, чөнки БДИ шул телдә бирелә, – дигән Вәлиев. – Моннан тыш, закон шулай ук туган телне 9 нчы сыйныфка кадәр генә укыту мөмкинлеге турында сөйли, димәк, 10-11 нче сыйныфларда милли телләр өйрәнелмәячәк. Димәк, безнең галимнәр булмаячак. Өлкән сыйныфларда милли телләрне өйрәнмичә, укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучысы яки татар филологиясе белгече һөнәрләрен ничек сайласын ди?”

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*