tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дәүләт филармониясенә Илһам Шакировның рояле тапшырылды
Татар дәүләт филармониясенә Илһам Шакировның рояле тапшырылды

Татар дәүләт филармониясенә Илһам Шакировның рояле тапшырылды

 Илһам Шакировның вафатыннан соң, Татар дәүләт филармониясенә җырчының рояле тапшырылды. Рояль филармониянең амфитеатры каршындагы фойеда урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ»га филармониянең матбугат секретаре Земфира Гыйльметдинова хәбәр итте.

16 гыйнвардан алып 15 февральгә кадәр, концертлар алдыннан рояльдә Илһам Шакировның замандаш авторлары иҗат иткән әсәрләр, Илһам ага башкарган җырларның көйләре яңгыраячак. Башкаручылар — күренекле музыкантлар, музыка уку йортлары студентлары.

Искәртеп үтик, шулай ук Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган музыкаль марафон да дәвам итә. Аны Татарстанның халык артисты, Татар филармониясе солисты Роман Чуйнов башлап җибәрде. Музыкант башкаруында «Бу таңнар, иртәләр», «Сандугач», «Оныта алмыйм», «Син кайда идең?», «Без барыбер бергә булырбыз» җырларының көйләре яңгырады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*