tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дәүләт филармониясенең концерт залында “Хәйдәр Бигичев ядкәре” проекты тәкъдим ителә
Татар дәүләт филармониясенең концерт залында “Хәйдәр Бигичев ядкәре” проекты тәкъдим ителә

Татар дәүләт филармониясенең концерт залында “Хәйдәр Бигичев ядкәре” проекты тәкъдим ителә

17 сентябрь көнне сәгать 18.30 да, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында “Хәйдәр Бигичев ядкәре” дигән махсус проект тәкъдим ителә. Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале кысаларындагы әдәби-музыкаль кичә татар халкының мәшһүр җырчысы – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты, Татарсанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның (1949-1998) якты истәлегенә багышлана.

ТР Хөкүмәте планында әлеге кичәгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның килүе каралган. Кичәнең махсус кунаклары сыйфатында Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә Сәхабиева һәм сеңелесе Халидә Бигичева катнаша.

Р.Ваһапов фестивале матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, программада Хәйдәр Бигичев репертуарыннан романслар, арияләр, җырлар, халык көйләре, шулай ук татар-башкорт эстрадасының иң матур үрнәкләре урын алачак. Аларны Илһам Вәлиев, Фадис Ганиев, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Марсель Вәгыйзов, Фердинанд Сәлахов, Ярамир, Сиринә Зәйнетдинова, Айгөл Хисмәтуллина, Рифат Шәрәфетдинов, Гүзәл Җиһаншина, Рөстәм Насыйбуллин һ.б. җырчылар башкаруы, шулай ук Рәсим Ильясов җитәкчелегендә “Казан нуры” халык музыка уен кораллары оркестры, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев кебек музыкантларның чыгыш ясавы көтелә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*