tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дәүләт опера театры Мәскәүнең Зур театрында милли репертуарын куячак
Татар дәүләт опера театры Мәскәүнең Зур театрында милли репертуарын куячак

Татар дәүләт опера театры Мәскәүнең Зур театрында милли репертуарын куячак

8 – 15 июнь көннәрендә Россиянең дәүләт академия Зур театрында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Татарстан Республикасына багышланган дүрт әсәр күрсәтәчәк. Аларның һәммәсе дә татар телле репертуар булачак. Бу хакта театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Хөкүмәт йортында үткән 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта сөйләде.

“Гадәттә, без материалларны мондый форматта тәкъдим итә идек: милли, классик һәм традицион әсәрләр. Бу очракта без дүрт милли әсәрне сайладык: “Сөембикә”, “Шагыйрь мәхәббәте”, “Алтын Урда” һәм “Шүрәле”, – диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*