tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар әдәбияты көннәре
Татар әдәбияты көннәре

Татар әдәбияты көннәре

Удмуртиядә киң җәмәгатьчелек катнашында татар әдәбияты көннәре узачак. 20 нче февральдә Ижау шәһәрендә Туган тел көне кысаларында телебезне, гореф–гадәтләребезне саклап калу, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Туган телем–иркә гөлем” дигән бәйрәм булачак.

Программада: 20 февраль көнне шигырь уку, әдәби-музыкаль композиция һәм спектакль–миниатюрала,  “Барысы да хәтердә” – видеофильмнар конкурслары; Муса Җәлил исемендәге китапханә белән танышу, әдәби-музыкаль кичә. 21 февраль көнне Можга шәһәрендә шагыйрь Илгиз Кадыйровны искә алу кичәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*