enrutat
Баш бит / Татар егет-кызларына гадилек җитмәдеме?
Татар егет-кызларына гадилек җитмәдеме?

Татар егет-кызларына гадилек җитмәдеме?

Кичә Казан шәһәре күләмендә “Татар кызы. Татар егете-2019” бәйгесенә йомгак ясалды. Биредә “Чын татар кызы һәм егете нинди булырга тиеш?” дигән сорауга җавап эзләделәр.

Финалда Казанның төрле мәктәпләрендә 9–11нче сыйныфларда белем алучы 16 егет-кыз көч сынашты. Сигез пар үзләре белән таныштырдылар, драматургия өлкәсендә көч сынаштылар, “ТАССРга – 100 ел” темасына әңгәмә кордылар, аш-су әзерләделәр.

Телемне бозып сөйләшсәм, милләтем гафу итмәс

Үзләре белән таныштыруга багышланган беренче этапта күпчелек парлар, татар милләте язмышы өчен борчу тулы шигырьләр сөйләп, спектакльләрдән өзекләр күрсәтеп чикләнде. Шуда күрә катнашучылар турында әллә ни белеп булмады. Шулай да, башларын горур тотып, ачынып, чын күңелдән сөйләде үзләре. Татар телендә камил сөйләшүләре дә сөендерде. Моңа аеруча басым ясыйсым килә, чөнки без шәһәр, бигрәк тә Казан балаларының ана телләрен яхшы белүенә хәзер шаккатабыз. Бу хакта “Иң тапкыр егет” номинациясендә җиңү яулаган Илназның әнисе Гөлшат Идиятуллина белән дә сөйләшеп алдык.

– Балалар белән саф татарча сөйләшергә кирәктер дип уйлыйм. Бу яктан безнең әтиебез бик кырыс, – ди ул.

Ә катнашучылар үзләре бу хакта нәрсә уйлый икән?

– Татар кызы була торып, ничек татар телен белмәскә мөмкин? Дәү әтием кечкенә чактан ук телебезне, милләтебезне яратырга, үткәнебезне онытмаска һәм киләчәктә татар җәмгыятенә кирәкле шәхес булырга өйрәтә килде. Бүген сәхнәдә басып торуыма мин аңа рәхмәтле. Телемне бозып сөйләшсәм, мин дәү әтием каршында да, милләтем каршында да гөнаһлы булачакмын, – дип үз фикерен әйтте Азалия Хисамиева.

Замана Галиябану-Хәлилләре

Икенче этап тулысы белән драматургиягә багышланган иде. Әлеге этаптан соң “Зәңгәр шәл”, “Галиябану”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Хуҗа Насретдин”сыз бер бәйге дә уза алмый, ахры, дигән фикер туды.

Сәхнә бизәлеше, катнашучыларның осталыкларына тел тидерә торган түгел анысы, ләкин һаман да шул бер әсәрләрне күрү борчый. Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ыннан гына да бер үк өзекне ике мәртәбә карадык. Бәлки, кызлар өчен – Галиябану, егетләр өчен – Хәлил, аларның саф мәхәббәте үрнәк булып торадыр. Шулай да, татар егет-кызлары татар драматургларының башка күренекле әсәрләрен белмиләр, ахры, дигән фикер кала.

Лаеклы дип кем табылды?

Өченче этапта кызларның аш-суга осталыкларын бәяләделәр. Бәйгегә алар татар халык ашларын пешереп алып килгәннәр. Шуларны тәмләп тәкъдим дә иттеләр. Пешерү этапларын экранда күрергә мөмкин иде. Алъяпкычын әйтмим инде, ләкин кайбер кызлар яулык бәйләп эшләсәләр, карарга күпкә рәхәтрәк булыр иде.

Соңгы этап ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды. Егет-кызлар Татарстанны котлау сүзләрен горурлык хисе белән сугарылган шигырьләр аша җиткерде.

Бәйге икән, җиңүчесез булмый, әлбәттә. “Татар кызы. Татар егете-2019” исеменә Совет районының 180 нче гимназия укучысы Азалия Хисмәтуллина һәм 149 нчы лицей укучысы Сәйдәш Гыйләҗев лаек булды. Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңү яулады.

– Чын татар егете батыр, уңган, сабыр булырга, үз сүзендә тора белергә тиеш. Чибәрлек тә комачауламый. Мондый бәйгеләр үсәргә, милләтебез өчен тагын бер кат горурланырга мөмкинлек бирә, – дип фикере белән уртаклашты Сәйдәш Гыйләҗев.

– Сәхнәдә гадилек җитмәде. Арттырып уйнаучылар да булды. Киләчәктә укытучылар һәм катнашучылар моңа игътибар итсә иде. – Бу – бәйгенең жюри әгъзасы Олег Фазылҗан фикере.

Чыннан да, “Татар кызы. Татар егете” бәйгесе тамашага гына әйләнеп калмасын иде.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*