tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар егете Татарстан байрагын Изге Өмет борынында күтәрде
Татар егете Татарстан байрагын Изге Өмет борынында күтәрде

Татар егете Татарстан байрагын Изге Өмет борынында күтәрде

Тумышы белән Башкортстанның Бакалы районыннан булган Рөстәм Казанбаев Африканың көньягындагы Изге Өмет борынында Татарстан байрагын күтәргән. Ул ике иптәше белән бергә “УАЗ-Буханка” автомобилендә дөнья тирәли сәяхәт кыла һәм һәр булган илендә Татарстан байрагын күтәреп фотога төшә.

“Моңарчы Татарстан байрагы беркайчан да булмаган җирләрдә – Изге Өмет борынында (Көньяк Африка), Гайанада (Бразилиянең төньягындагы зур булмаган дәүләт) күтәрдем. Анда татарлар гына түгел, гомумән Россия кешеләре сирәк була. Татарлар шундый халык, аларга горурлык хас. Татар кешесе кайда гына булса да, үзе белән Татарстан әләме бар икән, ул аның белән фотога төшә”, – диде Рөстәм.

2017 елда өч дус – Мәскәү өлкәсеннән Александр Морозов һәм Николай Баландинский Россиядә ясалган транспортта дөнья тирәли сәяхәт кылырга уйлый. “Рус, яһүди һәм татар”, – дип шаярта үзләре хакында Рөстәм. Алар 60 ел буе конвейерда булган “УАЗ-Буханка” автомобилен сайлый.

“Безнең максатыбыз – Гагарин кебек танылган булу. Ул да бит дөнья тирәли безнең илдә эшләнгән транспортта әйләнеп чыккан. Гагариннан соң безнең илдә ясалган транспортта беркем дә дөньяны әйләнеп чыкмаган. Без шуны эшләргә уйладык”, – ди Рөстәм.

Сәяхәтчеләр Мәскәүдән китеп, Европа аша узган, Гибралтар бугазыннан Африкага чыгып, Көньяк Африкага кадәр үткән. Шуннан диңгез транспортында Көньяк Америкага – Уругвайга күченгән. Мексикага кадәр машинада барганнар. Хәзер сәяхәтчеләр Мәскәүдә, транспортлары теплоходта Мексикадан Владивостокка килгәнен көтә.

  • Рөстәм Казанбаев 1981 елда Башкортстанның Бакалы районында туган. Аның юридик һәм музыкаль белеме бар. Моннан тыш, ул төрки телле фотохудожниклар берлеге әгъзасы. “Башкортстанда авылда әби-бабай белән татарча гына сөйләшәм. Әмма инде хәзер гел русча аралашкач, интервью бирерлек дәрәҗәдә телне белмим”, – диде ул.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*