tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар федераль милли-мәдәни автономиясенә багышланган китап тәкъдим ителде
Татар федераль милли-мәдәни автономиясенә багышланган китап тәкъдим ителде

Татар федераль милли-мәдәни автономиясенә багышланган китап тәкъдим ителде

Татар милли-мәдәни автономиясе үзенең 20 еллык хезмәт нәтиҗәләре белән таныштырды – Татарстан халыклары дуслыгы йортында үткәрелгән түгәрәк өстәлдә «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе. Вакыт буйлап сәяхәт» китабы тәкъдим ителде. Бу хакта оешма җитәкчелеге хәбәр итә.

Түгәрәк өстәл утырышында Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе һәм Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәм башкалар катнашты.

Утырыш кунакларын китап белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов таныштырды. “Бу басма 40 оешманы берләштергән Татар милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык эшчәнлеген күрсәтә. Без региональ оешмалар ягыннан нинди эшләр башкарылуын, аларның эш тәҗрибәсен күрсәтергә тырыштык. Китапның нигезендә шул ята”, – диде Илдар Гыйльметдинов.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, китапта этномәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, мигрантларның социомәдәни адаптациясе һәм интеграциясе мәсьәләләре каралган.

Китап Россия Президенты грантына бастырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*