tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкына Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеннан Мөрәҗәгать
Татар халкына Бөтендөнья татар конгрессының  VI корылтаеннан Мөрәҗәгать

Татар халкына Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеннан Мөрәҗәгать

проект

Татар халкына Бөтендөнья татар конгрессының  VI корылтаеннан

Мөрәҗәгать

                            Халык бердәмлегендә – милләтнең көче!

Казан шәһәре

2017 елның 3 августы

 

         Кадерле милләттәшләр!

         Татар халкының тамырлары тирән. Без бай мәдәнияткә һәм рухи мираска ия булган дәүләтле халык. Бөтен җиһанга таралган татар халкы һәркайда күрше кавемнәр белән дус, тату яшәргә һәм килешеп-барышып дөнья көтәргә омтыла. Бу безнең төп үзенчәлек.

Гасырлар аша безгә килеп җиткән телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклаган һәм яңа буыннарга җиткергән хәлдә генә без үзебезне бердәм милләт итеп хис итәбез. Кыенлыклар кичереп, уңышларга ирешеп ныгыган татар рухы безне берләштерә һәм бербөтен булып заманча яшәргә булыша.

Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелеген булдыру шартларында эш казанып, чирек гасыр дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы олы юл үтте. Ул юлның әһәмияте һәм нәтиҗәсе бәһасез. Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар, төп үзлекләрен югалтмыйча, үзара берләшә алды.

Көчле һәм уңышлы Россия Федерациясенең булуы татарлар мәнфәгатенә дә туры килә. Ул безнең дә тарихи Ватаныбыз, күпмилләтле уртак гаиләдә татар халкының да иҗтиһад итәргә тулы хокукы бар. Татарстанның киләсе уңышлары бары тик көчле Россия белән бәйле һәм шушы хәл татар халкының этник-мәдәни үсешенә нигез булып тора.

Татарстанның уңышлары һәм аерым милләттәшләребезнең төрле өлкәләрдәге казанышы барлык татар халкының дәрәҗәсен үстерә. Уртак уңышларыбызда хезмәт сөючән тырыш кардәшләребезнең генә түгел, безнең белән иңне иңгә куеп Татарстанда яшәгән башка халыкларның да өлеше бар. Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә танылган лидерларның берсе һәм ул лаеклы рәвештә халыкара мөнәсәбәтләрдә дә катнаша. Милләтебезнең кодрәтен һәм дөньяда тоткан урынын һәрберебезнең игелекле гамәле билгели.

Гомуми глобальләштерү һәм дөньяви мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе татар халкы өчен дә олы сынау булып тора. Мондый шартларда борынгыдан килгән мирасыбызны саклау, арттыру, киләсе буыннарга тапшыру өстәмә кыенлыклар тудыра. Ләкин без телебезнең, мәдәниятебезнең, гореф-гадәтләребезнең, рухи мирасыбызның, тарихыбызның милләтебез яшәешендә нинди әһәмияткә ия булуын аңлыйбыз, шуңа да аларның югалмавы хакына заманча юллар эзләргә тиешбез. Безнең төп максатыбыз – татар милләтенең үзлеген, аңа гына хас йөзен саклау, һәм моның өчен һәрберебез җан-фәрман тырышырга бурычлы.

Кадерле милләттәшләр! Без ышанабыз – бердәм булып, бер максатта тупланып, кайда торсак та үзара ярдәмләшеп, тарихи һәм рухи ватаныбыз Татарстан белән бер юнәлештә даими хәрәкәт итеп яшәсәк кенә  юлыбыздагы кыенлыкларны җиңәрбез, югары казанышларга ирешербез.

Халык бердәмлегендә – милләтнең көче!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*