tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының милли үзенчәлеген саклау буенча яңа дәүләт программасы расланды
Татар халкының милли үзенчәлеген саклау буенча яңа дәүләт программасы расланды

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау буенча яңа дәүләт программасы расланды

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасын 2020-2023 елга раслады. Карар бүген кабул ителде, дип хәбәр итте “Татар-информ”га Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Вице-премьер аңлатуынча, бу программа – 2014 елдан гамәлдә булган программаның яңартылган варианты гына түгел, ә өр-яңадан язылган дәүләт программасы. Аның нигезе итеп татар җәмәгатьчелеге тәкъдимнәре алынган.

“Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге татар җәмәгатьчелегенә күрсәткәннән соң, безгә бик күп фикер-тәкъдимнәр, киңәшләр килеп иреште. Яңа программага шушы тәкъдимнәрне керттек”, – дип аңлатты Шәйхразиев.

Билгеле булганча, Татарстан Президенты хуплавы белән, «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын финанславы да арттырылды – ул елына 32 млн сумнан 100 млн сумга кадәр җитте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*