enrutat
Баш бит / Татар халык җырлары – тормышым мәгънәсе
Татар халык җырлары – тормышым мәгънәсе

Татар халык җырлары – тормышым мәгънәсе

Кайчандыр Нәҗип Җиһановның хәер-фатыйхасы белән сәхнәгә менеп, бүген «рекордчы җырчы» дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхес ул. Рекордчы диюгә, җыр сәнгатен күзәтеп баручыларның күбесе аның кем икәнлеген аңлап алгандыр дип уйлыйм. Әйе, сүзем Мирсәет СӨНГАТУЛЛИН турында. Ходай аны әйтерсең лә, әнә шул халкыбыз җырларын башкарсын өчен генә яраткан. Әллә каян, күкрәктән моңы агылып тора, тыңлыйсы да тыңлыйсы килә…

Халык җырларын эзли, өйрәнә, яздыра, халыкка җиткерә, киләчәккә мирас итеп калдыра. Күпме хезмәт! 205 халык җырын туплап, диск итеп чыгара ул. 14 сәгатьтән артык туктамый тыңларга мөмкин. Рекорд! Уйламаганда, көтмәгәндә язмыш аңа шундый бүләк ясый.

 

Мирсәет абый, Бөтендөнья рекордлар китабына керү өчен үткән юл – ул нинди юл? Каян башыгызга килде?

– Минем башыма килмәде ул. Шул 205 җыр тупланган дискны Мәскәүгә алып киткәннәр иде. Алар аны озаклап тыңлаганнар. Күршеләрендә рекордлар китабында эшләүче берәү ишетеп сораган: «Сез көне-төне нәрсә тыңлыйсыз?» – дип. Аңа дискны күрсәткәннәр. «Бу бит рекорд», – дигән ул. Минем дискта телефон номеры да бирелгән. Шул кеше миңа шалтыратты. Ул минем хакта эшендә әйткән, кызыксынганнар. «Сезне Россия рекордлар китабына кертмәкче булалар», – ди. Миңа милли киемнәрне киеп килергә куштылар. Мәскәүгә баргач фотога төшерделәр, документлар тутырдым. Нинди җырлар туплануы хакында да сөйләттеләр. Үзем белән 20 дән артык дискны да,  кассеталарны да алып барган идем. Халык җырлары арасында шаяннары да, моңсулары да, туган җиргә багышланганнары да бар, күп анда. Жюри әгъзалары карап, мине Россия рекордлар китабына гына түгел, Бөтендөнья рекордлар китабына да керткәннәр. Шулай итеп рекордчы булып куйдым.

Шушы 205 җыр арасыннан иң яраткан җыр кайсы?

– Мин халык җырларының барысын да яратам. Чөнки шул халык җырларын башкару өчен туганмындыр да. Алар минем ашым да, ипием дә, тозым да. (Көлә.) «Күн авылы көе»н бик яратам. Яшь чактан ук башкарам. Анда «дөнья хәлен белеп булмый, сау булыгыз туганнар», дигән сүзләр бар. Чыннан да шулай бит. Чыгышларымны «Күн авылы көе» белән тәмамларга яратам. Мин аны яшь чагында Чаллыда Сабантуенда җырлаган идем. Шунда Нәҗип Җиһанов ишеткән. Янга килде дә: «Таныйсыңмы?» – ди. Мин әле ул чакта танымыйм да. «Аптырама, егет, мин Нәҗип Җиһанов булам», – ди. Казанга укырга чакырды. Ул чагында кранчы булып эшли идем. Укырга китәм, дип җитәкчелеккә кердем, ә алар мине җибәрми. Нәҗип абыйга шалтыраттым. Ул юрист тап, ди. Шулай итеп,  юрист белән сөйләштем, аңлаттым. Эштән китәргә булышты. Мин документлар җыеп барганчы, соңга калганмын. Консерваториягә керә алмадым. Нәҗип абый җыр һәм бию ансамбленә барырга кушты. Шунда урнаштым. Ә икенче елга инде укырга кердем, җырчы булдым.

Тавышыгыз бик моңлы, Илһам Шакиров тавышына охшаган дип әйтүчеләр күп булдымы?

– Консерваториягә кергәндә, мине тыңлап карадылар. Сузып җибәрдем: «Әй, мөкаддәс моңлы сазым», – дип. Карап торалар: «Шакиров», – диләр. Зөләйха апа Хисмәтуллина әйтә: «Энекәш, безнең Илһам Шакировыбыз бар инде, үз тавышың белән җырларга өйрәнергә кирәк», – ди. Карышмадым, өйрәнербез дидем.

Мирсәет абый, сез әле һаман юлда, сәхнәдә, чакырган җиргә бик теләп барасыз. Ә репертуарыгызны баетасызмы? Әллә сезгә инде шушы көнгә кадәр җыелган «җыр капчыгы»ндагылары да  җитәрлекме?

– Мин һаман да аны тулыландырам. Инде тагын йөзләп җыр җыелды. Аларны халык уен кораллары белән яздырасым килә. Тик дөньяга чыгару өчен акча кирәк. Әлбәттә, аны үземнең пенсия акчасына гына чыгара алмыйм. Шуңа тоткарланам. Гармунга гына да җырлап була. Тик аңа да акча кирәк. Уен коралларына кушылып җырлыйсы иде… Булышучылар булса, каршы килмәс идем. Акча ул беркайчан җитми, ә без картаябыз. Моңыбызны яшь буынга калдырасы иде.

100 ләп җыр җыелды дисез, сез аларны кайдан табасыз?

– Безнең бит татар халык җырларыннан төзелгән китаплар бар, фольклорчылар җыеп кайта, архивларда саклана. Шулай барлап, мин аларны компьютерга җыеп куям. Җырлап карыйм, өйрәнә башлыйм… Исән-сау чакта яздырып та калсам, бик әйбәт булыр иде.

Яшьләргә куллану өчен менә дигән материал булыр иде. Эзләп тә торасы юк – әзер. Хәзер бит эстрадада халык җырлары яңгырамый дип зарланалар. Эстрадага карата тәнкыйть сүзләрен сез дә ишетәсездер?

– Әйе, ишетәм.

– Сез ул тәнкыйть сүзләренә ничек карыйсыз?

– Дөресен әйткәндә, мин бер якка да кушылмыйм. Халык җырлары да булсын, эстрада җырлары да. Кайчагында аның өч тиенлек җырлары да үз урынына кирәк. Халык җырлары – ул халык җырлары инде, юкка гына «җәүһәрләребез» димәгәннәр, алар – мәңгелек. Ә теге җырлар вакыт узу белән онытылырга да мөмкин. Әмма алар арасында яхшылары да була бит. Бәлки андыйлары калыр да. Бик әйбәт кенә иҗат итүче үзешчән композиторларыбыз бар. Тавышлы җырчыларыбыз бар, кайтышрак тавышлылары… Безгә үз телебезне онытмаска, бердәм булырга кирәк. Моңа җыр да булышачак. Беркөн бер рус кешесен күрдем, татар җырларын тыңлап, татарча сөйләргә өйрәндем, ди.

Мирсәет абый, сез татар фольклор музыка үзәген булдырасым килә, дип әйткән идегез. Бу уй кайдан барлыкка килде? Нәрсә этәргеч булды?

– Мин мәктәптә укыганда, бер уен коралы юк иде. Клубта гына бер хромка гармуны бар иде. Кибеттә тальян гармун күрдем. Шундый кызыктым! Уйнарга өйрәнәсе килә… Әти-әнидән сорадым, алыгыз әле дип. Тик алар «дәресләреңне укымассың» дип алмадылар. Качып кына елаганымны да хәтерлим… Менә шул гармунсыз калу күңелгә кереп калган ахры. Мин радиодан Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов җырларын иртүк торып, шуннан тыңлый идем. Өч кеше утыра идек тә, сүзләрен ике юллап, бүлешеп язып ала идек. Җырларны шулай өйрәндек.

Балачак хыялын соңрак тормышка ашыра алдыгызмы соң?

– Дөресен әйткәндә, берсендә дә яхшы итеп уйнарга өйрәнә алмадым.

Ә улыгызны өйрәттегезме? Уен коралларына мәхәббәтне бирә алдыгызмы?

– Өйрәттем. Җырларга да аны үзем өйрәттем. Мин бит үзем дә консерваториядә 7 ел укыдым. Опера арияләрен өйрәндем. «Князь Игорь» ариясен башкарып, имтиханны «бишле»гә тапшырдым. Халык җырларын җырларга аерым өйрәндем.

Үзегез халык җырларын да башкарасыз, опера юнәлешендә дә укыгансыз. Улыгыз кайсы юлны сайлады?

– Мин аңа башка институтка укырга кер, дип киңәш иткән идем. Ул: «Әти,  синең кебек җырчы булам», – диде. Каршы килмәдем. Мәктәптә укыганда музыка мәктәбенә йөрде, музыка училищесында белем алды. Аннары Мәскәүгә китте. Анда консерваторияне кызыл дипломга тәмамлады. Хәзер Мәскәүдә Зур театрда эшли. Мин аны монда чагында ук өске ноталарны алырга өйрәттем. ІӘти, хәзер дә  син өйрәткәннәр ярдәм итә», – ди. Чехиядә узган Бөтендөнья вокалчылар конкурсында лауреат булып кайтты. Француз телендә «Кармен»ны куйдылар. Ул анда җырлап, сертификат алды. Шулай итеп, Зур театрга барып керде.

Мирсәет абый, үзегез дә халкыбыз җырларын башкарып, зур уңышларга ирештегез. Улыгызга да дөрес тәрбия, юнәлеш биргәнсез. Тәҗрибәле кеше буларак, яшьләргә, артистларга  нинди киңәш-теләкләрегез бар?

– Яшь җырчыларга теләк бер: тырыш булсыннар. Сәхнәдән үз тавышлары белән җырласыннар, фонограммага түгел. Салкын тидермичә, тавышларын сакласыннар. Гореф-гадәтләребезне, телебезне сакласыннар. Хәзер бик күп җырчылар гаилә белән җырлый, парлашып иҗат итә. Миңа бу бик ошый. Гаилә дә нык була, бер-берсен дә яхшырак аңлыйлар.

Мирсәет абый, безнең сорауларыбызга чын күңелдән биргән җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сезгә саулык, иҗади уңышлар теләп калабыз.

 Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА

«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы

Апрель,2019

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*