tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хатын-кызларына «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизын тәкъдим иттеләр
Татар хатын-кызларына «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизын тәкъдим иттеләр

Татар хатын-кызларына «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизын тәкъдим иттеләр

Бүген II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды программасы кысаларында ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина катнашучыларга Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында узган әлеге җыелышта Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500гә якын делегат катнашты. Стратегия эскизын тәкъдим итү башланганчы, съезд делегатларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәламләделәр.

Шулай ук бөтен дөньядан җыелган хатын-кызлар алдында танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да чыгыш ясады. Үз чыгышында ул милләтне, телне саклап калуда хатын-кызның мөһим миссия башкаруын ассызыклады. “Милләт нинди – хатын-кыз шундый, хатын-кыз нинди – милләт шундый”,- дип искәртте Фәүзия Бәйрәмова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*