tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Татар кайда да татар ул…
Татар кайда да татар ул…

Татар кайда да татар ул…

V Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре “Intertat.ru”га үз төбәкләрендәге татар тормышы турында сөйләде.

Океаннарны кичеп, V татар яшьләре форумына килгән Австралия татары Камилә Садри әби-бабаларының туган якларында беренче тапкыр икән. Шундый еракларда торуына карамастан, туган телендә сөйләшә, аңлаша ул. Татар теленә Камилә гаиләдә өйрәнгән. “Без өйдә татарча гына сөйләшәбез, татар ашлары пешерәбез”, дип сөйләде ул “Intertat.ru” газетасына.

“Күбесенчә туган көннәрдә татар яшьләре белән бергә җыелабыз. Татар үзәге булмаса да, Австралиядә татарлар бер-берсе белән аралашып тора, Сабан туйлары үтә, дини бәйрәмнәрдә дә якын тирәдәге татарлар бер-берсенә җыела”, ди ул.

Казан Камиләнең күңеленә хуш килгән, яратып ашый торган татар халык ашларын ул аеруча якын күргән. “Мин халык ашларын бик яратам, монда аларны кибетләрдә дә алырга була икән”, ди Камилә Садри.

Форумга Европаның төрле илләреннән килүчеләр дә бар иде. Европадагы татар яшьләре активлык белән аерылып тора. Эстониядән килгән татар кызы Кәдрия Гәрәева безгә үзләрендәге татарлар тормышы турында сөйләде. “Эстониядә ике меңнән артык татар яши, бишләп оешма эшләп килә. Һәр елны без Сабантуй, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәреп барабыз. Латвия, Литва, гомумән, Европа татар яшьләре белән эшлибез, – ди Кадрия. – Европа татар яшьләре форумын үткәрдек. Балтыйк буе илләре кысаларында чәк-чәк бәйрәме дә уза әле. Бирегә татар яшьләре төрледән-төрле чәк-чәкләр пешереп килә. Яшьләр дин белән дә кызыксына. Үзем дә Балтыйк буе мөселманнары газетасына мәкаләләр язып торам”.

Яшьләр форумына Россиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр аеруча күп иде. Самарда яшәүче Алсу Фәйзуллина да татар яшьләре белән аралашып яши. “Әни белән өйдә һәрвакыт татарча сөйләшәбез”, ди ул. Алсу Татар яшьләре көннәрендә дә катнашкан, гомумән, үз яшь милләттәшләребез берләшкән җирләрдә булырга тырыша икән ул. “Самарда “Дуслык” татар яшьләре үзәге эшләп килә. Без үзара аралашып яшибез”, дип сөйләде Алсу “Intertat.ru” газетасына.

Тел мәсьәләсенә килгәндә, форумга килгән яшьләр арасында ана телен белүчеләр дә, белмәүчеләр дә бар иде. Белмәүчеләр телне үз төбәкләрендәге татар үзәкләрендә өйрәнергә, камилләштерергә тырыша икән. “Татар үзәкләренә телне белмичә килүчеләр дә аны бер-ике елда өйрәнә, татарча сөйләшә башлыйлар”, дип сөйләде чит төбәктәге татар яшьләре.

Автор: Резеда Әхмәтвәлиева
Чыганак: Интертат.ру

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*