tatruen
Баш бит / Архив по тегу Яшьләре форум

Архив по тегу Яшьләре форум

“Казан” мәдәният үзәгендә Корбан ашы узды

“Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте һәм Татарстан Республикасының Диния назәрәте яшьләр бүлеге Корбан бәйрәме уңаеннан аш уздырдылар. 16 октябрьдә үткән бәйрәм җыенына 300 ләп кунак җыелган иде. Бәйрәм мәҗлесендә Коръән укылды, вәгазь сөйләнде, Корбан бәйрәменә багышланган бәйге-викториналар үтте, мөнәҗәтләр яңгырады. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән яшьләрне рәиснең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин да котлады Рәсемнәрдә: бәйрәм ...

Дәвам »

Татар яшьләре Корбан ашы уздыра

Агымдагы елның 16 октябрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте белән берлектә һәм Татарстан Республикасының Диния назәрәте яшьләр бүлеге ярдәмендә иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсенә – Корбан гаетенә багышланган мәҗлес – Корбан ашы уздыра. Чарада бөтен республикадан 300гә якын татар яшьләре катнашачак дип көтелә. Алар арасында республиканың  яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, Казанның югары  уку йортлары студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Ихлас”  мөселман яшьләре хәрәкәте активистлары, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары. ...

Дәвам »

Татар кайда да татар ул…

V Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре “Intertat.ru”га үз төбәкләрендәге татар тормышы турында сөйләде. Океаннарны кичеп, V татар яшьләре форумына килгән Австралия татары Камилә Садри әби-бабаларының туган якларында беренче тапкыр икән. Шундый еракларда торуына карамастан, туган телендә сөйләшә, аңлаша ул. Татар теленә Камилә гаиләдә өйрәнгән. “Без өйдә татарча гына сөйләшәбез, татар ашлары пешерәбез”, дип сөйләде ул “Intertat.ru” газетасына. “Күбесенчә туган көннәрдә ...

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларга: “Без сезнең белән бергә булырга тиеш”

Бүген Казанда V бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы узды. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр Җыены рәисе Руслан Айсин, делегатлар катнашты. Быелгы форумда төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800 ләп делегат катнаша. Казанда ...

Дәвам »