tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Роберт Миңнуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Роберт Миңнуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Роберт Миңнуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар дөньясы зур югалту кичерә. 27 мартка   каршы  төндә милләтебезнең бөек шәхесе,  халкыбызның сөекле шагыйре, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллин  вафат булды.

Роберт Мөгәллим улы Миңнуллин хезмәт юлын “Яшь ленинчы” газетасында башлап, соңрак “Казан утлары” журналында, Татарстан телевидениесендә эшләгән елларында талантлы шагыйрь, тәҗрибәле журналист һәм публицист буларак танылган шәхес. Бик күп китаплар авторы. Халкыбыз тарафыннан яратылып башкарыла торган җырлары да милли җыр мирасын тәшкил итә. Әдәбият һәм журналистика белән генә чикләнмичә, Роберт ага үзен иҗтимагый һәм сәяси өлкәдә дә күрсәтә алды. Халкыбыз тарафыннан Татарстан Республикасының Югары Советы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты булып хезмәт иткән чоры шуның ачык мисалы.  Роберт Мөгаллим улы Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды җитәкчесе дә иде. Ул һәрдаим Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда актив катнашып, милләттәшләребез алдында үзенең шигырьләрен укып рухландыра иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*