tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы вәкиле Әтнә драма театры бәйрәмендә катнашты
Татар конгрессы вәкиле Әтнә драма театры бәйрәмендә катнашты

Татар конгрессы вәкиле Әтнә драма театры бәйрәмендә катнашты

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңел” дигән өч пәрдәлек драмасы премьерасын тамашачыга тәкъдим итеп, быелгы профессиональ театр булып эшләгән чорга икенче сезонын япты.  Монда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының информацион-аналитик идарәсенең җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашты.

Аның сүзләренә караганда, “Адашкан күңел” мелодрамасында сурәтләнгән мәхәббәт сызыгы һәм вакыйгалар үстерелеше үзенең тормышчанлыгы белән аерылып тора. Спектакльдә шулай ук күңел дөньясында адашкан каһаманнарның ачы, михнәтле язмышларын тасвирлап, аерым эш-гамәлләрне аек акыл белән үлчәргә, үз мәхәббәтеңне сакларга дигән фикер ассызыклана. Төп ролльләрне Сиринә Абдуллина, Рәмис Галиев, Марат Хәбибуллин, Зиннур Хадиев, Рәзинә Ибраһимова, Гөлия Сибгатуллина башкарды. Тамашаның режиссеры – Рамил Фазлыев, сәхнәгә куючы рәссам Русиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы – Сергей Скоморохов, композиторы – Марат Әхмәтшин, балетмейстеры Ләйсән Хәметова.

Әтнә театры тарихына күз салсак, ул 1918 елның декабрендә оеша. 1925 елда коллективка яшь җитәкче, профессиональ артист Җәлил Камалов килә. 1966 елда РСФСР мәдәният министрлыгының боерыгы нигезендә Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективына халык театры исеме бирелә. 1975-77 елларда хезмәт ияләренең Беренче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивалендә Әтнә халык театры Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” әсәре буенча эшләнгән спектакль белән катнашып Бөтенсоюз фестивале лауреаты  һәм өченче мәртәбә Бөтенрусия смотры лауреат дипломына лаек була һәм “Зур алтын медаль” белән бүләкләнә.

2008 елда театрның баш режиссеры итеп Рамил Фазлыев билгеләнә. 2011 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Әтнә халык театрына дәүләт статусы бирелде. Шул ук елны Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары белән Габдулла Тукай исеме бирелде. Бүгенге көндә театрның репертуары бик бай: Т.Миңнуллинның “Мулла”, “Җен алыштырган”, Х. Вахитның “Җырым табар сине”, “Кияүләр”, Ф. Бүләковның “Сөясеңме – сөймисеңме”,  Р. Сабырның “Күбәләкләр утка оча”, И.Зәйниевның “Урман  club”, А. Вампиолвның “Провинция мәзәкләре”, З.Хәкимнең “Мин сине яратам”, “Язын бозлар акканда” спектакльләре. Шулар арасына яңа гына М.Фәйзинең “Адашкан күңел” драмасы да кушылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*