tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессына Америка кунагы килде
Татар конгрессына Америка кунагы килде

Татар конгрессына Америка кунагы килде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Америкадан Казан федераль университетына стажировкага килгән яшь галим Гари Гуадагноло килде.

Гари Казанга инде дүртенче мәртәбә килә икән. Аны совет чоры башы тарихы, шул вакыттагы урыс-татар мөнәсәбәтләре, совет милли сәясәте кызыксындыра. Үзе укыган Төньяк Каролина университетында аның фәнни тикшеренүләре шушы яссылыкта ята. 2010 елда Казанга беренче килүендә Гари татар теле өйрәнә башлаган, 2 ай ныклап өйрәнү мөмкинчелеге чикле булса да, нигез салынган. Казанда 2011 дә – 2 ай, 2012 – 8 ай булган вакытында фәнни эш белән бергә егет татарча шактый шома сөйләшергә өйрәнгән. Бу юлы Гари Казанда 2014 елның декабренә кадәр, ягъни ел ярым булачак икән. Бу вакыт эчендә Гари күп кенә дуслар туплаган. Алар арасында татарлар да, урыслар да бар. Чөнки американ егет урысча да әйбәт сөйләшә. Баксаң, ул урыс телен инде күптән өйрәнә башлаган икән.

Гаридан Россиягә, урыс теленә, татар теленә мондый кызыксыну сәбәбен сорадык. Әллә тамырларында татар, я урыс каны бармы дидек. Юк, бабалары Америкага Италиядән күчеп килүчеләр, шуңа фамилиясе дә шундый, тик итальянча белми икән. Кызыксынып китүен туган шәһәре Техас штаты башкаласы Далласта урысча белүчеләрнең аз булуы һәм үзенең ниндидер яңа әйбер өйрәнәсе килүе белән аңлатты. Далласта бакалавр дәрәҗәсенә укыган вакытта ул урыс теле өйрәнә башлый, аннан аны Россия тарихы кызыксындыра, бу илнең күп милләтле, төрле динле булуы игътибарын җәлеп итә. Шушыннан татарлар турында күбрәк белү теләге дә барлыкка килә. Бүгенге көндә Америка советы дигән дәүләт фәнни оешмасыннан отылган грантка Гари Россиядә татарлар белән бәйле милли сәясәт тарихын өйрәнә.

Бөтендөнья татар конгрессы оешмасына Гари Казанда дуслашып өлгергән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин янына килгән булган. Һәм чит илләрдәге татар оешмалары беләүн эшләүче бүлеккә кереп татарлар турында, шул исәптән үз туган иле АКШ та яшәүчеләре хакында да мәгълъмат туплап чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*