tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Мәдинәдә яшәүче милләттәшләребез кунакта булды
Татар конгрессында Мәдинәдә яшәүче милләттәшләребез кунакта булды

Татар конгрессында Мәдинәдә яшәүче милләттәшләребез кунакта булды

4 июнь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Согуд Гәрабстанында, төгәлрәге Мәдинә шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез килде. Алар белән БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин күреште. Ул кунакларга Татарстан, Казан турында сөйләде, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды. Милләттәшләребез үз чиратында тормышлары хакында сөйләделәр.

Очрашуда шулай ук  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасарлары Дамир Гыйсметдин һәм Марс Тукаев катнаштылар.

Татарлар Мәдинә шәһәренә 20 гасыр башында хәзерге Татарстанның Нурлат районына кергән Кизләү авылыннан китеп урнашалар. Алар сүзләренә караганда Согуд Гәрабстанында бүгенге көндә 200 ләп татар яши.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*