enrutat
Баш бит / «Татар кызчыгы — 2018» җиңүчесе билгеле булды
«Татар кызчыгы — 2018» җиңүчесе билгеле булды

«Татар кызчыгы — 2018» җиңүчесе билгеле булды

Бүген, 11 май көнне, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татар кызчыгы — 2018” бәйгесенең финал өлеше булып узды.  Чара быел беренче тапкыр оештырылды.  “Татар кызчыгы -2018” исеменә Казан шәһәре районнарының балалар бакчаларында узган сайлап алу турларында җиңүче 8 нәни кыз көч сынашты.

Бәйгедәге нәни кызлар үз-үзләре белән  таныштырдылар, бармак уеннары мисалларын күрсәттеләр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр. Бәйгенең гран-при бүләгенә Диләрә Талипова лаек булды.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*